Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар музейга килделәр 

Кенәз авыл җирлегендә җәйге каникуллар вакытында, балалар “Патриот” сугышчан дан музеенда экскурсиядә булдылар. Алар зур кызыксыну белән  экспонатларны карадылар, алар турында сөйләгәннәрне бирелеп тыңладылар. Балаларга якташларыбызның Ватанны ничек яклавы, фронтка сугыш вакытында ничек ярдәм итүләре турындагы хикәятләр бик ошады. Балалар Бөек Ватан сугышы геройларның фотопортретлары белән якыннан таныштылар,  сугыш ветераннарына бирелгән орден, медальләр аларда кызыксыну уятты.

Кайбер экспонатларны хәтта алар тотып карадылар. Хәрби дан музеенда булу балаларда патриотик тәрбия чарасы да ул, сугыш турындагы хикәяләр Ватанга мәхәббәт уята, тарихыбыз  турында белемнәрен баета, горурлык хисе тәрбияли.
 

Тамара Тузеева,
Кнәз авылы мәдәният йорты директоры
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев