Галимнәр әрем сыгынтысының коронавирустан котылу өчен әйбәт чара булып торуын
Галимнәр, лаборатория сынаулары уздырып, әремдәге матдәләрнең SARS-CoV-2 вирусын юкка чыгара алуын ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләре Scientific Reports журналында басылып чыккан, дип яза “Газета.ру”. Европа тикшеренүчеләре Германиядә кеше күзәнәкләре нигезендә сынаулар уздырган. Алар әремнең артемизинин, артесунат һәм артеметер кебек матдәләренең, шулай ук сыгынтысының чирдән зарарланган күзәнәкләргә йогынтысын тикшергән.
Үрнәк вируслар сыйфатында коронавирусның Мюнхен штаммы һәм Дания штаммы кулланылган. Ә күзәнәк үрнәге итеп коронавируска тиз бирешүчән үпкә күзәнәкләре алынган.