Әти-әнигә имтихан биреп карау ни өчен кирәк?
Район мәктәпләрен тәмамлаучыларның әти-әниләре, «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясенә кушылып, рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карады. Имтихан бирү Яңа поселогы мәктәбе базасындагы БДИ үткәрү пунктында оештырылды. Акциядә 35 кеше катнашты.