Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабат тоташтырган өчен – түләргә 

«Татэнергосбыт» АҖнең Тукай районы клиент хезмәте күрсәтү офисы 27361 физик затны, 655 юридик затны һәм шәхси эшмәкәрне электр энергиясе белән тәэмин итә. Тукай районы электр белән тәэмин итүгә килешү төзү буенча республикада лидерлар рәтендә. Бу торак йортларның күп төзелүе белән бәйле. 

Офисның түләүләрне исәпләү буенча белгече Ләйсән Никитина хакимияттә үткән киңәшмәдә бурычларга кагылды. Бу яктан аутсайдерлар рәтендә Круглое Поле авыл җирлеге. Анда түләү срогы үткән әҗәт күләме 1 мартка 791 мең 062 сум тәшкил итә. Бу – барлык түлисе акчаның 54 проценты. Март аенда бу җирлектә 43 кулланучыны электр белән тәэмин итүдән өзү турында карар кабул ителгән. Круглое Поледан соң исемлектә ахырдан икенче булып Шилнәбаш җирлеге тора. Биредә яшәүчеләрнең хезмәт күрсәтүче оешмага 302 мең сум бурычы бар. Ягъни барлык түлисе акчаның 51 проценты. Кече Шилнә җирлегендә бурыч 4 млн 364 мең сумнан артык. Биредә исәпләнгән сумманың 36 проценты түләнмәгән. Март аенда монда 238 йортта электрны өзү каралган. Шулай ук Калмаш, Теләнче Тамак, Бәтке, Новотроицкое, Әҗмәкәй авыл җирлекләрендә әҗәтлеләр күп. Намус белән түләп баручылар рәтендә – Иске Абдул җирлеге. Анда вакытында түләмәгән абонентлар юк. Яңа Бүләк, Борды җирлекләрендә дә намуслы кулланучылар яши. 
РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 2020 елның 2 апреленнән 31 декабренә кадәр бурычлары булган абонентларны электр энергиясеннән өзү тыелган иде. «Күпләр моннан файдаланып, электрны өзмәячәкләрен белеп, түләмичә килде. Шуңа күрә бурыч та күп җыелды. 2021 елның 12 январеннан әлеге карар үз көчен югалтты», – дип ачыклык кертте белгеч. 
Ләйсән Никитинаның белдерүенчә, электрны өзү турында гражданнарга 20 көн алдан хәбәр ителә. Хәбәр телефон аша, электрон почта аша, заказлы хат белән җибәрелергә мөмкин. 
Март аенда Тукай районында бурычлыларга шалтырату, претензияләр җибәрү, адрес буенча чыгу, документларны судка җибәрү эшләре башланган. 
Электр энергиясен өзү булмасын өчен гражданнарга бурычны тулысынча түләргә кирәк. Шулай ук офиска килеп, кичектереп түләү турында килешү төзергә була. Шунысы да бар, әгәр электрны өзеп китәләр икән, аны яңадан кушу өчен абонентларга 3 мең сум күләмендә акча түләргә туры киләчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев