Район мәдәниятенең үз йөзе
Мәдәният хезмәткәрләре шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Үз эшләренең осталары булган район мәдәният хезмәткәрләрен без рухи атмосфераны тудыручылар, халык сулышын тоярга мөмкинлек бирүчеләр итеп күрәбез.
Район күләмендәге җитди чараларга да бәйрәм төсе өстәп, алар хезмәт кешесенең рухын күтәрәләр. Фестивальләр, бәйгеләр оештырып, районыбызда яшәүче барлык милләт халыкларын берләштерүгә, традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертәләр. Ел дәвамында безне төрледән-төрле күңел ачу тамашаларына җыеп ял иттерәләр, күңелләребезне сафландыралар. Гомумән, бер генә бәйрәм дә сәхнә осталары катнашыннан башка узмый. Мәдәният хезмәткәрләре – кешеләргә иң якын торучылар, алар һәрвакыт халык арасында. Бөтенебез ял иткәндә дә алар эшлиләр, безнең өчен бәйрәм ясыйлар.
Тынгысыз хезмәтләре белән тормышыбызны ямьләндерүче әлеге тармак хезмәткәрләренең озак еллар дәвамында үз һөнәри бәйрәме булмаган. Тик Советлар Союзы таркалгач кына кайбер төбәкләр урындагы мәдәният хезмәткәр-ләрен тәбрикләү көне билгеләгәннәр. Ә инде 2007 елда бу гаделсезлек юкка чыгарылган: бәйрәмгә дәүләт статусы бирелгән. Көне дә билгеләнгән – 25 март. Бәйрәм өчен язгы көннең сайлануында эчке мәгънә дә бар кебек: яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене рухландыра, аның күңелендәге иң күр-кәм сыйфатларны уята һәм иҗади мөмкинлекләрен кузгата бит.
Ял итеп булмый бу бәйрәмдә, ул – эш көне. Шулай да, мәдәният хезмәткәрләре аны көтеп ала, чөнки һөнәри бәйрәм – ирешелгәннәрне барлап, алдагы бурычларны билгеләү көне дә ул.
Мәдәният хезмәткәрләре көне – район мәдәнияте һәм аның тармаклары эшчәнлегенә анализ ясау, киләчәккә бурычларны билгеләү форсаты да. Шуннан файдаланып, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илнур Сәхбетдиновка үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.
– Илнур Илфатович, Тукай районында мәдәният эшен уңышлы алып бару өчен ышанычлы нигез бармы?
– Ышанычлы нигез дигәндә, әлбәттә, мин, беренче чиратта, 187 хезмәткәрне берләштерүче мәдәният тармагы коллективын күз алдында тотам, чөнки алардан башка берни дә эшләп булмас иде. Рухи байлыгыбызның кыйммәтен, бәясен белүче, аны саклаучы ветераннарыбыз, үз эшләренә бирелгән хезмәттәшләребез – мәдәниятебезнең тоткасы һәм умырткасы. Икенчесе – матди-техник база. Безнең структурага 41 мәдәният йорты һәм клуб, 29 китапханә, 2 музей керә. Соңгы елларда республиканың мәдәният йортларын капиталь төзекләндерү программасы кысаларында, биналарның яңартылуы, яңалары төзелү барыбызның да күз алдында, һәм бу бик куанычлы. Унөч объектка капиталь ремонт ясалды. Хәзерге көндә Мәләкәстә мәдәният йорты бинасы төзекләндерелә. Яңа Бүләктә мәдәният йортын һәм Илһам Шакиров музей-йортын төзекләндерүнең проектлары эшләнә, моның өчен республика бюджетыннан 6834,14 мең сум акча бүлеп бирү каралган. Соңгы ике елда гына ун объектка газ үткәрелде. 2020 елда, әйтик, Ильбухтинода өр-яңа бина салынды, Кече Шилнәдә капиталь төзекләндерелде. Югары Байлар, Казаклар, Таулык авыл клубларының түбәләре ябылды. Калмаш клубын төзекләндерү планга кергән. Әлеге күләмле эшләр җитәкчелекнең игътибары турында сөйли. Район башлыгы Фаил Камаев мәдәниятнең халык өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын белә, аның ярдәмен һәрдаим тоеп торабыз. Кураторыбыз, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев проблемаларны хәл итүдә төп булышчыбыз. Авыл җирлекләренең башкарма комитетлары да мөмкин булганча ярдәм кулы суза. Мисал өчен, узган ел Түбән Суыксуда, Казаклар белән Иске Байларда яктырткычларны алыштыру, Калмаш мәдәният йортында янгын куркынычсызлыгы чараларын күрү мөмкин булды.
– Матди якның ныгуы иҗат кешеләрен тагын да тырышып эшләргә этәрә дип әйтергә буламы?
– Бу җәһәттән соңгы ике елда үзешчән театр коллективлары эшенең яңадан җанлануын мисалга китерә алам. Районыбызда 27 театр коллективы уңышлы эшләп килә. Бишесе «Халык театры» дигән дәрәҗәле исемне йөртә. Өч ел рәттән театр коллективлары фестивале үтте. Узган сезонда 20 коллектив катнашты, 13е – өлкәннәрнеке, 7се – балаларныкы. Гран-прины күзкәйлеләр алды. Борды, Теләнче Тамак, Иске Дөреш мәдәният йортлары беренче өч урынны яуладылар. 2021 ел сезоны да уңышлы булырга охшаган, өч айда 35 коллективтан гариза керде инде.
Яшьләрнең активлашуы сөендерә. 2020 елда ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлап, авыл мәдәният йортлары арасында «Тукаевский движ» дигән КВН командалары уеннары оештырылды. Өч этапта узган фестивальдә Куадының «Мәяк», Бәткенең «Бетьки продакшн», Күзкәйнең «Катык» командалары призлы урыннарны алдылар. Инде районның җыелма командасы тупланды һәм 2021 елгы «ШаяРТ» татар телевизион КВН лигасында ярымфиналга чыкты. Уеннар апрель аенда узачак.
Тукай районы оешуның 45 еллыгына һәр авыл җирле-гендә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның бәйге-концертлары оештырылды. Март ахырында «Энергетик» мәдәният сараенда район смотр-концертын уздырачакбыз.
– Бәйгеләрдә республика этабына чыгу ул районны таныту дигән сүз, шулай бит.
– Әлбәттә. Мисал өчен, быел «Йолдызлык – Созвездие» конкурсының гала-концертына җиде номер алып барабыз. Шушы урында «Балалар сәнгать мәктәбе»нең эшчәнлеген билгеләп итү кирәк. Аның унбер филиалында 186 бала шөгыльләнә. 2019-2020 елларда гына да сәнгать мәктәбе укытучылары һәм анда тәрбияләнүче балалар 5 республика, 5 төбәк, 21 бөтенроссия һәм 15 халыкара конкурста катнашып, 117 призлы диплом алып кайттылар. Лауреатлар булу өстенә, алар грантлар алуга да ирешә киләләр.
– Мәдәният өлкәсендә Тукай районына гына хас, безне башкалардан аерып тора торган үзенчәлекләр бармы?
– Район мәдәниятенең кабатланмас үз йөзе бар. Беренче чиратта ул Илһам Шакиров музей-йорты һәм «Гиндукуш» хәрби дан музее эшчәнлекләрендә чагыла. Бөек җырчыбыз истәлегенә уздырыла торган фестивальне дәвам итәчәкбез, бу бары тик Тукай районында гына яшәп килгән мөһим традиция. Быел районыбызның 45 еллыгына Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелә. Бөтен авылларны колачлаган мондый чара оештыручы районнар әле бар микән? Авыл шәҗәрәләрен булдыруның инициаторы Фаил Мисбахович. Ә тарихны өйрәнүдә, шәхесләребезне барлауда китапханәчеләр башлап йөри. Китапханәләр республикада игълан ителгән «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» кысаларында шактый күп эш башкаралар. 9 апрельгә кадәр «Мин татарча укыйм» дигән акция дәвам итә. Язучылар берлеге оештырган «Әдәби марафон»да катнашабыз. Габдулла Тукайның тууына 135 тулуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Тукай марафоны» игълан итте. Быелгы район Сабан туенда һәр авыл җирлегенең «Йорт-җир»ен тәкъдим итәргә әзерләнәбез. «Якты юл» газетасында «Авыл хатын-кызы» дигән рубрика алып барыла. Район тарихына багышлап китап та чыгарылачак. Районның үз инструменталь оркестрын оештыру эшен башладык, музыкантлар һәм инструментлар туплана. Бу да безнең үз йөзебезне ача торган бер бизәк булыр дип өметләнәбез.
– Район мәдәният үзәге булмау кыенлыклар тудырамы?
– Әлеге мәсьәләдә планнар бар: Яңа поселогында район мәдәният үзәген булдыру ниятләнә. Шик юк, бу яңа уңышларга ирешү мөмкин-лекләрен тагын да арттырачак.
– Илнур Илфатович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан коллегаларыгызга әйтер сүзегез ни?
– Халыкның үзаңы дәрәҗәсе, тормыш сыйфаты нәкъ менә мәдәнияттә чагыла. Мәдәният йортларында, китапханә һәм музейларда, балалар сәнгать мәктәбендә һәм студияләрдә эшләүчеләр җәмгыятебез өчен бик кирәкле һәм бик кыйммәтле эш башкаруларын һәрвакыт исләрендә тотсыннар иде. Әйе, безнең эшчәнлек күпкырлы, төп вазифаларыннан тыш, клуб, китапханә, музей хезмәткәрләре авылларның җәмәгать тормышында актив катнашалар. Мин хезмәт-тәшләремә тырышлыклары өчен рәхмәт әйтәм. Алга таба да бердәм булып эшләрбез дип өметләнәм.
«Халык коллективы» дигән дәрәҗәле исемне йөртүчеләр
Театр коллективлары:
«Биклән» халык театры
«Мусабай» халык театры
«Алтын битлек» халык театры (Т. Тамак)
«Нур» халык театры (Яңа Бүләк)
«Маска» яшьләр театры (Шилнәбаш)
Фольклор коллективлары:
«Сударушка» (Кече Шилнә)
«Ладушка» (Бәтке), «Әллүки» (Күзкәй)
«Питрау» (Мәләкәс), «Борды» (Борды)
Бию коллективлары:
«Шатлык» (Биклән), «Айс» (Бәтке)
«Родничок» (Шилнәбаш)
/ Фото район мәдәният бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев