Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл салу өчен әзерлек эшләре башланды

Әҗмәкәй авыл җирлегенә караган Подсолнухи микрорайонының магистраль урамында яшәүчеләр юлсызлыктан интегүләре хакында җыеннарда әйтә килделәр, редакциягә шалтыратып та бу хакта зарланучылар байтак булды. 

Кичә, 25 мартта, бу урамда транспорт чарасы үтәрлек каты өслекле юл салуга әзерлек эшләре башланды. Хәзерге вакытта «Камдорстрой» подряд оешмасы хезмәткәрләре юл территориясен кардан чистарта, җыелган суларны эттерә башлады. Бер үк вакытта подряд оешмасы юл төзелешенә җәлеп ителергә тиешле техниканы бирегә күчерү белән дә мәшгуль. Шулай ук юл төзелешенә кирәк булган барлык материалларны алу өчен тиешле урыннарга заявкалар бирелгән. 

/ Дмитрий Волков фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев