Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!

Бу бәйрәмнең барлыкка килүе – мәдәният әһелләре-нең иҗади хезмәтен, талантын югары бәяләү ул. Мәдәниятне үстерү – дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Районыбыз мәдәни киңлекнең төрлелеге һәм үзенчәлеге белән хаклы рәвештә горурлана ала. Халкыбызга хезмәт күрсәтүдә авыл клублары һәм мәдәният йортлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, китапханәләр, музейлар эше зур әһәмияткә ия.
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга сәнгатькә риясыз хезмәт итүләре, халкыбызның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклауга, аларны киләчәк буыннарга тапшыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәм. Районның мәдәният өлкәсендәге казанышлары – сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе. Нәкъ менә сезнең тырышлык белән күпме балаларның йөрәгендә сәнгатькә мәхәббәт уянып, нәни талантлар үсте, яңа проектлар барлыкка килде. Без сезнең республикакүләм яулаган җиңүләрегез, район данын чит төбәкләргә яңгыраткан уңышларыгыз белән горурланабыз.
Сезгә кәеф күтәренкелеге, сәламәтлек, имин тормыш, уңышлар телим! Хезмәт дәртегез, иҗат ялкыныгыз сүрелмәсен, өмет-теләкләрегез чынга ашсын.

Район башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев