Республика көне – безнең бәйрәм
Район быел да Республика көнен Яңа Троицкий авылындагы ял паркында бәйрәм итте. Чара ике мәйданчыкта барды. Беренчесендә бәйрәмнең рәсми өлеше үтте, икенче мәйданда халык рәхәтләнеп ретро-җырлар тыңлады, уеннарда катнашты, күңел ачты. Һәр елдагыча, чәчәкләр композицияләренә конкурс уздырылды, беренче сыйныфка баручы балаларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында портфельләр тапшырылды һәм тагын күп төрле бүләкләү, хөрмәтләү чаралары уздырылды.