Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак ахырына якынлаша

Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.

Бүген кырда 81 комбайн эшли. 34 мең 916 гектардан 144 мең 726 тонна ашлык җыеп алынды. Планда булган мәйданнарның 80 процентында эш тәмамланды. Уртача уңдырышлылык – 41,4 центнер. Район игенчеләренә тагын 200 гектардан арпа, 9 мең 480 гектардан язгы бодай уңышын җыеп аласы кала. «Алты көнлек эш калды», – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов. Алга таба авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре горчица, рапс кебек техник культуралар һәм яшелчәләр уңышын җыюга керешәчәк. Урып-җыю белән беррәтттән, көзге чәчү эше дә югары темплар белән барды. Бүген чәчү тәмам. Быел көзге культуралар 11 мең 800 гектар мәйданны биләячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев