2 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Район киләчәге укытучы кулында
Тукай районы педагоглары, традицион август конференциясенә җыелып, 2019-2020 уку елына йомгак ясады, яңасына бурычлар билгеләде. Конференциягә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
-
Республика көне – безнең бәйрәм
Район быел да Республика көнен Яңа Троицкий авылындагы ял паркында бәйрәм итте. Чара ике мәйданчыкта барды. Беренчесендә бәйрәмнең рәсми өлеше үтте, икенче мәйданда халык рәхәтләнеп ретро-җырлар тыңлады, уеннарда катнашты, күңел ачты. Һәр елдагыча, чәчәкләр композицияләренә конкурс уздырылды, беренче сыйныфка баручы балаларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында портфельләр тапшырылды һәм тагын күп төрле бүләкләү, хөрмәтләү чаралары уздырылды.
-
Тизлек арттыру сәбәпче
28 августта Яр Чаллы – Хуҗамәт – Наратлы Кичү юлында прицеп тагып «Лада Калина» автомобилендә баручы пенсионер ир-ат тизлеген тиешледән арттыра һәм юл кырыена төшеп әйләнә. 21 ел стажлы әлеге йөртүче умыртка сөяген сындыра. Аны БСМПга алып китәләр.
-
Хәерле сәгатьтә!
Табигатьнең көзгә кергән көнендә мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады. Белем дөньясына тәүге тапкыр аяк басучы балалар өчен аеруча дулкынландыргыч булды бу бәйрәм. Князево мәктәбендә кыңгырауны беренче сыйныфка баручы Алия Йосыпова белән чыгарылыш класс укучылары Чулпан Бәдретдинова һәм Григорий Цыганков чыңлаттылар.
-
Владимир Чагин белән очрашу
«Алга» спорт комплексында мәктәпләрнең физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары һәм спортчылар белән район башлыгы Фаил Камаев һәм «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин очрашты.
-
Дүрт мәктәп автобусы бирелде
Республика август киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов районнарга мәктәп автобуслары тапшырды.
-
Урак ахырына якынлаша
Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре ахырына якынлаша.