Дүрт мәктәп автобусы бирелде
Республика август киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов районнарга мәктәп автобуслары тапшырды.
Тукай районына 4 автобус бирелде. Укучы балаларны мәктәпләргә моңа кадәр 14 автобус йөртә иде. «РегионТрансСервис» предприятиесе җитәкчесе Фәргать Набиев сүзләренчә, автобусларга ихтыяҗ зур булган. «Тукай районында балалар саны арта бара. Яңа маршрутлар өчен автобуслар җитми иде. Яңа ике автобус укучыларны Князево мәктәбенә йөртәчәк. Калган икесе – Калмашка һәм Яңа поселогына», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев