Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көне – безнең бәйрәм

Район быел да Республика көнен Яңа Троицкий авылындагы ял паркында бәйрәм итте. Чара ике мәйданчыкта барды. Беренчесендә бәйрәмнең рәсми өлеше үтте, икенче мәйданда халык рәхәтләнеп ретро-җырлар тыңлады, уеннарда катнашты, күңел ачты. Һәр елдагыча, чәчәкләр композицияләренә конкурс уздырылды, беренче сыйныфка баручы балаларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында портфельләр тапшырылды һәм тагын күп төрле бүләкләү, хөрмәтләү чаралары уздырылды. 

Бәйрәмдә район башлыгы Фаил Камаев белән бергә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы, ТР Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТатРИТЭКнефть» ягулык-энергетика компаниясе директоры Николай Нефедов катнашты. Алар төп сәхнә мәйданында авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, авыл мәдәният йортлары һәм клублар әзерләгән чәчәк композицияләре белән танышты. Район комиссиясе әлеге композицияләрне карап чыгып, урыннар да билгеләгән иде инде. Авыл җирлекләре арасында беренче урында Борды, икенчедә – Кече Шилнә, өченчедә Калмаш булды. Мәгариф учреждениеләреннән Теләнче Тамак урта мәктәбе, Биклән мәк-тәбе һәм Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасы өчлеккә керде. Мәдәният учреждениеләреннән Иске Дөреш, Князево һәм Теләнче Тамак авыллары призлы урыннарны алды. 
Җитәкчеләр чәчәк-ләрдән төзелгән гүзәл-лекне караганнан соң авыл җирлекләренең үз туфракларыннан чыккан күренекле шәхесләре турындагы стелалар яныннан уздылар. Әйтик, теләнчетамаклылар атаклы меценат Хәлфиннар, Советлар Союзы герое Нурми Шәрипов, Князево халкы – граф Татищевлар белән, күзкәйлеләр – язучы, шагыйрь Фәннүр Сафин, Иске Дөреш халкы – җырчы Зөһрә Сәхәбиева, яңабүләклеләр татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакиров белән горурлана. Боерганлылар исә Мөхлисә бубый шәҗәрәсен төзегән. 
Төп мәйданга кергәндә исә кунакларны ап-ак туй күлмәкләре кигән яшь кәләшләр каршы алды. 
Татарстан Республикасы көне белән котлау өчен сүз иң беренче район башлыгы Фаил Камаевка бирелде. Ул бүгенге көндә республикабызның Россия регионнары арасында бик күп күрсәткечләр буенча алдынгы пози-цияләрдә торуын, Татарс-танның ил икътисадын әйдәүче субъект булуын ассызыклады. Тукай районының да бу үсешкә саллы өлешен кертүен билгеләп үтте. Тукайлыларга, бәйрәмнең барлык кунакларына ул ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, яхшы кәефләр теләде. 
Әлфия Когогина да бүгенге матур бәйрәмдә катнашуына бик шат булуын белдерде. Республика көненең бар халыкны берләштерүен билгеләп үтте. Шулай ук Татарстанның соңгы берничә дистә елда зур үзгәрешләр кичерүен ассызыклады. Бик җылы итеп, горурланып: «Безнең яраткан, бердәнбер Татарстаныбыз!» диде.
Тукайлыларга шулай ук Николай Нефедов, Эдуард Вафин котлауларны җиткерделәр. 
Үз эшләрендә аерата зур казанышларга ирешкән хезмәткәрләргә – авыл җирлекләренең башкарма комитетларында эшләүчеләргә, педагогларга, медицина, мәдәният, авыл хуҗалыгы, социаль тармакларда эшләүчеләргә мактау грамоталары тапшырылды. 
Аннары сәхнә алдына булачак беренче сыйныф укучылары чакырылды. Аларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. 
Быел районда никахларын теркәгән 100нче пар бу көнне шулай ук кайнар котлауларга һәм бүләккә лаек булды. Бәхетле яшьләр – 20 август көнне язылышкан Луиза һәм Илшат Ильясовлар. Аларга «ТАССРның 100 еллыгы» дигән юбилей медале һәм истәлекле бүләк бирелде. 
Ә менә ел башыннан туган 100нче балага бүләк тапшыру аерата дулкынландыргыч мизгел булды. Нәни Анна районда быел 100нче бала булса, әти-әнисе Алевтина һәм Евгений Титинечколар гаиләсендә ул алтынчы бала икән. Бәйрәм кунаклары аларга гөрләтеп кул чапты, изге теләкләрен теләде. Титиничколар гаиләсе Суровка авылында яши. Алар шулай ук медальгә лаек булды. 
Бергә яшәүләренең юбилей даталарын бил-геләп үтүче мөхтәрәм өлкәннәр барыннан да олы хөрмәткә лаек. Алар да бүген сәхнә түрендә. Тәзкирә һәм Фәйзелхак Миңнегалиевларның 65 еллык тимер юбилейлары. Роза һәм Әсхәт Насыйбуллиннарның изумруд туйлары, алар 55 ел бергә гомер иткән. Мөнирә һәм Хәйдәр Кәлимуллиннарның, Тәнзилә һәм Минсалих Гайсиннарның алтын юбилейлары. 
Олы тормышка аяк басарга әзерләнүче егет-кызларга паспорт тапшыру тантанасы да шушы бәйрәмдә үтте. Үсмерләрне әлеге документка тап кундырмыйча, намус белән илгә хезмәт итәргә чакырдылар. 
Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары арасында «Иң төзек территория» бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләр алды. Мәктәпләрдән беренче, икенче, өченче дәрәҗә дипломнарны Түбән Суыксу, Комсомолец, Биклән мәктәпләре бүлеште. Балалар бакчалары арасында Яңа поселогының «Березка»сы – беренче, Кече Шилнәнең «Колосок» бакчасы – икенче, Сосновый Борның «Солнышко»сы өченче булды. Мәдәният йортлары арасында призлы урыннар Борды, Түбән Суыксу һәм Боерган авылларына бирелде. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X