Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хәерле сәгатьтә!

Табигатьнең көзгә кергән көнендә мәктәпләрдә беренче кыңгырау чыңлады. Белем дөньясына тәүге тапкыр аяк басучы балалар өчен аеруча дулкынландыргыч булды бу бәйрәм. Князево мәктәбендә кыңгырауны беренче сыйныфка баручы Алия Йосыпова белән чыгарылыш класс укучылары Чулпан Бәдретдинова һәм Григорий Цыганков чыңлаттылар. 

Укучыларның һәм укытучыларның шатлыгын уртаклашырга дип Князево урта мәктәбенә килгән район башлыгы Фаил Камаев районыбызның барлык мәктәп балаларын, педагогларны һәм әти-әниләрне бәйрәм белән тәбрик итте. «Белем иле – бик серле, могҗизалы дөнья. Без, өлкәннәр, барыбыз да аны сагынабыз. Шул дөньяда сезгә дә әйбәт укытучылар, яхшы иптәшләр табу насыйп булсын», – дип, ул беренче сыйныфка аяк басучыларга аерым мөрәҗәгать итте. Узган уку елында дистанцияле белем алуны уңышлы үтеп, «укытучы» дигән олы исемгә лаек икәнлекләрен раслаган педагогларга рәхмәт сүзләре әйтте. Быелгы гадәттәгедән дә сагыныбрак көтеп алынган уку елында уңышлар теләде. 
Кунак күчтәнәчсез йөрми, дип, Фаил Мисбахович укучыларга бүләкләрен дә тапшырды. Князево мәктәбенә ул Белем көне белән котлап интерактив такта һәм электрон термометр алып килгән иде. Ә беренче сыйныфка керүчеләрнең һәркайсы район башлыгыннан матур итеп бизәлгән «Барсикның Татарстан тарихы буенча сәяхәте» дигән китаплар алды. 
Белем бәйрәменә РФ Пенсия фондының ТР идарәсе башлыгы Эдуард Вафин килде. Ул ТР Президенты исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.
Князево авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, имтиханнарны әйбәт тапшырып, тормышка әзер булып чыгарга өндәде. 
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина Князево мәктәбенең районда иң алдынгы булуы турында әйтте. «Биредә көчле укытучылар эшли, сез бик бәхетле», – дип укучыларга авыр һәм кызыклы белем алу юлында уңышлар теләде. 
Әйе, быелгы Белем көнен без бөтен ил белән көтеп алдык. Укытучылар һәм укучылар бер-берсен, мәктәпне сагынып җыелышты. Яңа уку елын яңа сыйныф бүлмәләрендә башлау исә ямь өстенә ямь биреп тора. Князево урта мәктәбендә быелгы уку елына «Кама-Бекон» предприятиесе ярдәме белән җиде кабинет төзекләндерелде. Район башлыгы һәм кунаклар ремонтланган сыйныф бүлмәләрен дә карап чыктылар. Чиста якты кабинетлар, заманча өстәл-урындыклар, шул өстәлләр артында елмаешып утыручы балаларны күрү бик күңелле. Укытучылар, форсаттан файдаланып, кабинетларга ремонт үткәрүдә булышлык күрсәткәне өчен район җитәкчелегенә, предприятие башлыкларына рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар. 
Белем көне бәйрәменә беренчеләр белән бергә 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары килгән иде. Тугызынчылар: «Безнең мәктәп – иң матур урын! Мавыктыргыч белем дөньясына рәхим итегез!» – дигән сүзләр белән иң нәни укучыларга символик ачкычлар тапшырдылар. Ә унберенчеләр үзләренә алмашка килүчеләрдән мәктәпкә вакытында йөрергә, тәртипле булырга, тырышып укырга, укытучыларны тыңларга вәгъдә алдылар.
Тукай районында быел 483 сабый мәктәп бусагасын беренче кат атлап керде. Беренче сыйныфларда укучылар саны буенча иң бәхетлеләр: Бәтке (59 бала), Кече Шилнә (51), Новотроицкое (50), Түбән Суысу (43) һәм Князево (42) мәктәпләре. Князево мәктәбе директоры Елена Крупнова үз укучыларын: «Сезнең барыгызны да көтеп алдык. Беренче сыйныфка килүчеләр дә башка укучыларыбыз кебек әйбәт булырлар», – дип сәламләде. Аның сүзләрендә барлык педагогларның фикере чагылыш тапты кебек.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев