Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район киләчәге укытучы кулында

Тукай районы педагоглары, традицион август конференциясенә җыелып, 2019-2020 уку елына йомгак ясады, яңасына бурычлар билгеләде. Конференциягә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев катнашты. 

ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белдергәнчә, ил җитәкчелеге Россияне глобаль конкуренциягә сәләтле итү бурычын куя. Моңа ирешү өчен белем бирүнең бөтен баскычларында да сыйфатны яхшыртырга кирәк. Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы Наил Габдуллинның конференциядә ясаган доклады да башлыча сыйфат күрсәткечләре турында иде. Ул мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеген, уңышларын күрсәтте һәм бурычларга тукталды. Район педагогларының 95 проценты югары белемле, 69 проценты югары һәм беренче квалификацияле категориягә ия, ягъни алгарышка ирешү өчен төп шартлар бар. Идарә башлыгы, педагогларның эш күрсәткече буларак БДИ, олимпиада нәтиҗәләрен мисалга китерде. Бердәм дәүләт имтиханында 100, 99, 95 балл җыючылар белән бергә бусаганы үтә алмаучылар да булды. Бу уйланырлык. Олимпиадаларга килгәндә, Кече Шилнә, Яңа поселогы, Князево, Түбән Суыксу, Күзкәй, Мусабай Завод мәктәпләре укучылары узган уку елында муниципаль этапларда җиңүләр яулады. Кызганыч, республика күләмендәге бәйгеләрдә без сынатабыз. 
Конференциядә дистанцион укуны оештыру тәҗрибәсе турында да сүз булды. Наил Сәйманович район педагогларына һәм ата-аналарга кыенлыкларны җиңеп чыгулары өчен рәхмәт белдерде. 
2022 елга өч яше тулган балалар бакчаларга урнашып бетәргә тиеш – бурыч шундый. Районда 27 балалар бакчасы эшли, 166 педагог 1700 балага мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирә. Соңгы ике елда ике авылда өр-яңа бакчалар төзелеп файдалануга тапшырылды. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүдә бер кимчелеккә басым ясады: Тукай районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бер төркем дә юк. Бу төзәтелергә тиеш. 
Конференциядә полилингваль белем бирү турында да сүз булды. Р. Борһанов дәүләт телләрен барлык чараларда тигез кулланырга өндәде. Тукай районында 3486 баланың 1189ы татар мәктәпләрендә укый. Узган уку елында 355 бала татар телендә укудан баш тарткан. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «татар телен укыту өчен барысын да эшләячәкбез» дип белдергән икән, туган телдә белем һәм тәрбия бирүгә игътибар артачак. 
БДИ нәтиҗәләрен министр республикадагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырып бәяләде. 
Татарстан мәктәпләрен быел 2 меңнән артык укучы медальгә тәмамлаган. Тукай районында алар 14. Бу республика буенча чагыштырганда начар түгел. Министр, тормыш барыбер бөтенесен үз урынына куя дип, медалистлар әзерләгәндә гадел булырга өндәде.
Сәләтле балалар үстерү, олимпиада җиңүчеләре дигәндә, Тукай районы республикада алда түгел әле, министр фикеренчә, бу юнәлештә мөмкинлекләрне файдаланып бетерергә кирәк. 
Район башлыгы Фаил Камаев та, министрның сүзен куәтләп, олимпиадаларга әзерлек укытучылар эшендә кызыл җеп булып барсын иде дигән теләктә. Моның өчен «Балкыш» лагере базасын файдалану мөмкинлеге бар. 
Фаил Мисбахович фикеренчә, район өчен белгечләр үзебездә әзерләнсә ышанычлы булачак. Шуңа күрә мәктәпләрдә алга таба медицина, педагогика юнәлешләрендәге профильле сыйныфлар булдырыла. Борды җирлегендә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү өчен ресурс үзәге оештыру юнәлешендә республика ярдәме белән актив эш бара. 
Район башлыгы мәгариф учреждениеләренә ярдәм итеп торучы хуҗалык җитәкчеләренә, предприятие-оешма башлыкларына рәхмәт әйтте. Мәктәп директорларын алар белән дә, авыл җирлеге башлыклары белән дә бердәм булып эшләргә чакырды: «Кулга-кул тотынып эшләсәк кенә, алга куелган бурычларны уңышлы башкарып чыгарбыз». Һәм, яңа уку елы белән тәбрикләп: «Җәмгыятьтә нинди генә вакыйгалар, үзгәрешләр булса да, үсеп килүче буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, төрле яктан үсеш алган шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Аны тормышка ашыруда сез – таянычыбыз һәм ышанычыбыз. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары телибез. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле педагоглар! Балаларга сыйныфларда утырып укырга язсын!» – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте. 
 ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов район педагогларын яңа уку елын тыныч кына башларга өндәде, «Һәр директор үз мәктәбендә хуҗа булсын», – дигән теләген җиткерде. Алдынгыларга бүләкләр тапшырылды. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев