«Рәхмәтле булыйк!» акциясенә син дә кушыл!
Бүген көндә тормышыбызга куркыныч пандемия килеп кергән чорда исән-сау йокыдан уянсаң, Аллаһка шөкер дип уйлап куясың. Кызганыч, коронавирус куркынычына әле дә ышанмаучылар бар. Ә бит табиблар, шәфкать туташлары үз тормышларын аямыйча авырулар гомере өчен көрәшә. Авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтүче фельдшерларга, хастаханәләрдә «кызыл зона»да эшләүче фидакарьләргә без рәхмәтле булырга тиеш. Барысы да беренче чиратта үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп хезмәт итә бүгенге көндә.