Урак – 2020
Соңгы көннәрдә яңгырлар район авылы хуҗалыгы хезмәтчәннәренә урып-җыю барышын кызулатырга ирек бирмәде.
Тәүлек эчендә җитештерүчәнлек 400 гектардан да артмады. Коры һава торышы урнашты. Күрсәткечләр дә артты. 6 августка район буенча 6,6 меңнән артык гектар мәйданда ашлык суктырылган. Бу барлык мәйданның 16 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш – 41,7 центнер. Амбарларга барлыгы 27 мең 613 тонна ашлык кайтарылды. Бүген басу-кырларда 97 комбайн эшли. Тәүлек эчендә җитештерүчәнлек 1,1 мең гектарга җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев