Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Мәдәният бездән башлана

Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова ТР мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә катнашып, «Иң яхшы мәдәният учреждениесе хезмәткәре» исеменә һәм грантка лаек булды. 

Төрле дәрәҗәдәге бәйге-ләрдә катнашып җиңү яулау Дилбәр Гыймазетдинова өчен гадәти хәл. Шулай да, «Иң яхшы мәдәният учреждениесе хезмәткәре» буларак бүләкләнүе хакында ишеткәч, дулкынлануын яшерми: «Грант оту турындагы хәбәрне ишеткәч, күңелем тулды», – ди ул. Дилбәр белән Нәзир Гыймазетдиновлар – мәдәният эшенә гомерләрен багышлаган кешеләр. Талантлы бу гаиләне район халкы яхшы белә. Алар – төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, Яңа Бүләкне һәм Тукай районын гына түгел, Татарстан Республикасын, татар сәнгатен һәм фольклорын халыкка җиткерүче һәм танытучылар. Дилбәр Гыймазетдинова 1986 елдан башлап бүгенгәчә татар мәдәниятенә хезмәт итә. Авыл җирлегендә бер генә чара да мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәхнә осталары катнашыннан башка үтми. Яраткан эш җиңел була дисәләр дә, һәр чараны әзерләү, оештыру, уздыру өчен сәләт һәм осталык, өлгерлек кирәк. Барлык чара, концерт һәм тамашаларның сценарийларын да Дилбәр ханым үзе әзерли. 
Яңа Бүләк мәшһүр Илһам Шакиров исеме белән бәйле булганга, Гыймазетдиновлар үзләренә икеләтә, өчләтә җаваплылык йөкләнгәнен аңлап эшлиләр. «Конкурска материалларны Илһам абый белән бәйләп әзерләдем, – дип сөйли Дилбәр ханым. – Узган ел безнең районга «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре килде. Аларга безнең «Илһам» фольклор төркеме Илһам абый чишмәсендә кер чайкау күренешен тәкъдим итте. Башка төбәкләрдән, чит илләрдән килгән кунаклар аларның чыгышын бик яраттылар. Татар моңына сусаганнар, аркабыздан сөеп рәхмәт әйттеләр. Үткән ел, 14 сентябрьдә ТР Мәдәният министрлыгы, Тукай районы хакимияте, Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фаттахов Илһам Шакиров истәлегенә багышлап «Китмә сандугач» исемле зур чара оештырдылар. Ул безнең авылда старт алды. Илһам Шакировның иҗат йорты каршындагы мәйданда җыр бәйрәме оештырдык. Әлеге чараларны мин республика конкурсы өчен әзерләнгән проектка керттем, чөнки алар безнең районның эшен күрсәтә». 
Мәдәният йортында «Нур» халык театры эшли. Алар Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Туган туфрак» дигән спектакль әзерләгәннәр. «Авылдашларыбызның таланты төрле яклап ачыла тора. Мисал өчен, үзе гармунда уйнап җырлый торган Хамис Харисовны спектакльдә катнашырга чакырдык. Ролен бик оста башкара, аның сәләтен күреп сөендек. Яңа Бүләктә, саный китсәң, һәр йорт саен җырчы, туфрагы моң белән сугарылган күрәсең», – ди ул һәм өлкәннәрдән Әминә Шәйдуллина (кызганыч, инде вафат), Рәшидә Мирсәетоваларның осталыкларын сокланып искә ала. 
Яңа Бүләк мәдәният йорты җитәкчеләре милли сәнгатькә яшь буынны җәлеп итү буенча балалар бакчасында еш булалар. Татар мохите, мәдәнияте белән таныштыру өчен музыка уен коралларын, көнкүреш әйберләрен алып баралар. Нәниләргә татар халык уеннарын, татар бию элементларын өйрәтәләр. Мондый уен-дәресләрне балалар да, тәрбиячеләр дә яратып кабул итә. 
Нәзир Гыймазетдинов «Мизгел» уен кораллары ансамблен оештырган, анда мәктәп яшендәге җиде бала катнаша. Алар курайда, сорнайда, башка уен коралларында халык көйләрен яратып башкаралар. Балалар белән район, республика, ил күләмендә уздырыла торган һәм халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашып, җиңүче булалар, лауреат исеме яулыйлар. Мисалга, быел Мәскәүдә Измайлово концерт залында чыгыш ясаганнар, I дәрәҗә лауреат исеме алганнар.
Иҗат кешесенә хас булганча, Дилбәрнең дә хыялы бар – Яңа Бүләктә туристлык зонасы булдыру. «Илһам Шакиров чишмәсе, иҗат йорты бар. Җеп эрләү, мич каршында коймак пешерү, ипи салу осталары белән очрашып аралашу мөмкин. Туристлар өчен кызыклы булырлык Яңа Бүләк. Әмма, шуның проектын әзерләргә алынырга батырлыгым җитеп бетми әле», – ди. 
Республика дәрәҗәсендә иң яхшы хезмәткәр булып танылу өчен күп эшләргә кирәк. Утыз биш елга якын халыкка хезмәт итүче Дилбәр Гыймазетдинова «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә ия. ТР Мәдәният министрлыгы грантын отуы да очраклы түгел, яратып башкара торган хезмәтенә бирелгән лаеклы бәя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев