Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа парклар 

Тукай районында иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы нигезендә ике зур проект тормышкаа ашырылу күз алдында тотыла. Яңа парклар «Татарстан» совхозы поселогында һәм Теләнче Тамак җирлегендә барлыкка киләчәк. Территорияләрне төзекләндерү 2021-2022 елларга планлаштырылган.

Территорияләрне уңайлы итү проектлары белән ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендәге архитекторлар командасы шөгыльләнә. Паркларларның эскиз вариантлары шушы җирлекләрдә яшәүче кешеләр фикерләрен искә алып төзелә. Моны күздә тотып, архитекторлар командасы авыл халкы белән очраша. Беренче очрашу «Татарстан» совхозы поселогында узды. 
Поселок халкы белән бергәләп фикер алышу барышында паркны Советская урамында төзергә карар ителде. Биредә яшәүчеләр, нигездә, паркта балалар мәйданчыгы һәм массакүләм чаралар уздыру өчен сәхнә булдыру турындагы фикерләрен җиткерделәр. Теләнче Тамак авылы халкы белән очрашу киләсе атнага көтелә. Анда парк өчен элеккеге мәктәп бакчасы территориясе тәкъдим ителә. 

/ Фото Рөстәм Зәкиевтән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев