Минем газета кая китә?
Газетабызның узган санында Биклән авыл җирлегендә почта хезмәтенең тиешенчә оештырылмавы турындагы язма байтак укучыларыбызда кызыксыну уятты. Районның абруйлы кешесе, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнехановның да бу проблемага эче поша икән. Ул «Якты юл» газетасын чыга башлаганнан бирле ала. Үзенә генә түгел, коллективында эшләүчеләрнең барысына да яздыра. Тик, кызганычка каршы, район яңалыкларын вакытында белү бәхете тәтеми, ди ул. Алар яшәгән Иске Җирекле авылына почта нишләптер даими килми. «Гарьлек», – ди фермер. Район үсешенә гомерләрен багышлаган өлкәннәр өчен ул мәгълүмат чыганагы гына түгел, күңел юанычы да бит.