28 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Памфилова Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә референдумдагы идея өчен рәхмәт әйтте
Россия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы төбәкләрне сайлауларның барлык төрләрендә Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә чакырды.
-
Мәктәп отрядлары спартакиадасы
Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хокук саклау буенча «Форпост» мәктәп отрядлары әгъзалары – өлкән сыйныф укучылары арасында спартакиада үткәрделәр.
-
Барыр юлында адашмас иманлы халык кына
Район мөхтәсибәте мәдәният бүлеге белән берлектә Иске Абдул мәдәният йортында мөнәҗәтләр кичәсе уздырды. Тукай районы җирлегеннән һәм Минзәләдән барлыгы 28 мөнәҗәтче килгән иде. Аларның барысын да мөхтәсибәт бүләкләде, район мәдәният бүлеге рәхмәт хатлары тапшырды.
-
Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ипотека буенча ташламалар кертелде
Хәзер авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр еллык 6 процент ставка буенча ташламалы кредитка дәгъва кыла алачак.
-
Семинарлар старт алды
Авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча традицион семинарлар башланды. Аның беренчесе «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә узды. Анда хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Семинарлар ике атна саен бер хуҗалыкта узачак.
-
Күңел җылыңны бүлеш
Инвалидлар декадасы якынлаша. Тукай районы авыл җирлекләрендә инвалидларга хөрмәт күрсәтү максатыннан төрле тематик чаралар узачак.
-
Гаилә архивы
Татарстанда 2019 елның 4 ноябреннән «Гаилә архивын тапшыр» дигән бәйге старт алды. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Моның өчен жюрига гаилә архивыннан фото-, фоно– һәм видеодокументлар һәм аларга аннотацияләр тапшырырга кирәк. Эшләр татар яки рус телендә кабул ителә.