Мин үземне шигърияттә таптым
Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган кеше башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Биклән авылында яшәп ижат итүче Рәзинә Сәетгәрәева шундыйларның берсе.
Бу көннәрдә Рәзинә ханым үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә, тормыш юлына, иҗатына, үткәннәренә тагын бер кат нәтиҗә ясый, киләчәккә планнарын барлый. Рәзинә Габделбәровна – газетабызның да якын дусты, ярдәмчесе, озак вакыт редакциябездә эшләгән кеше.
Без бар коллектив исеменнән хезмәттәшебезне гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Иң мөһиме – исәнлек-саулык телибез. Балалар игелеген күреп, аларның бәхетенә куанып яшәсәң иде, Рәзинә апа. «Иҗат иткәндә мин бөтен дөньямны онытам, җиденче кат бәхет күгендә булам», – ди ул үзе. Әйе, гел иҗатта бул, гел бәхет елмайсын, хөрмәтле хезмәттәшебез.