"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Бүген районның яшь янгын сүндерүчеләре хәрәкәтләре арасында янгын сүндерү гамәли спорты буенча ярышлар үтә.
Район юлларында ел башыннан җәяүлеләрне бәрдерүнең биш очрагы теркәлде. Аларда дүрт кеше сәламәтлегенә зыян алды, бер кешенең гомере өзелде. Республика буенча исә 258 шундый һәлакәт теркәлгән, аларда 18 кеше үлгән.
Биклән авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Кичәбез «Сезнең гомер – үзе бер тарих» дип аталды.
Узган атна барышында район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 208 хәбәр кергән. Җиде очрак буенча җинаять эше ачылган.
Әҗмәкәй авылының үзәгендә урнашкан һәйкәл – сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш толларын, гомумән, сугыш каһарманнарын искә алу, бер минут тын калу урыны ул.
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә туберкулезга каршы көрәш эшчәнлеге белән таныштырдылар.
0