Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең гомер – үзе бер тарих

Биклән авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Кичәбез «Сезнең гомер – үзе бер тарих» дип аталды. 

Биклән авылыннан сугышка 467 ир-егет киткән, 293 кеше яу кырында ятып калган, 174енә кире әйләнеп кайту насыйп булган. Сугыш кырыннан исән кайткан ветераннарыбыз бик аз калды инде хәзер. Бүгенге көндә безнең авыл җирлегендә алар өчәү генә.
Кичә барышында кунакларга ветераннар турында 2017 елда төшерелгән документаль фильм тәкъдим ителде. Музыкаль бүләк булып «Хәтфә» ансамбле башкаруында «Герман көе» һәм «Солдатлар» җырлары яңгырады. Рим Гыйльметдинов ветераннар турында язган шигырен укыды. Аннан соң киләчәк өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Экранда ветераннарның зур фотосурәтләре күрсәтелде. Тамашачылар аларны танып, җанланып карап утырдылар.
Аннары сүз сугыш чоры балаларына бирелде. Җиңүне якынайту өчен нәкъ менә алар – тылдагылар зур өлеш керткән, бөтен хезмәт хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төшкән. Алар үзләренең авыр балачаклары хатирәләрен искә алдылар.
Барый Абдуллин: «Әтиемнең булмавын шулай тиештер дип уйлый идем. Үсә төшкәч, иптәшләр чаңгы шуганда «Их, минем дә әтием булса, чаңгым булыр иде», – дип уфтана идем», – дип сөйләде.
Тылда сугыш кырындагы хәбәрләрне солдат хатлары аша белгәннәр. Шундый хатларның берсен укырга Мөнирә Әхмәтгалиевага сүз бирелде. Ул абыйсы Нургали Сафиуллинның хатларын укыды.
«...Әти! Бу куркыныч сугыш илгә күп бәхетсезлекләр китерде. Ерткыч Гитлер күпләрнең канын түгә. Шулай да җиңү бездә булыр. Миллионлаган ятим балаларның, хатыннарның, ата-аналарның күз яше өчен Гитлер һәм аның ерткычлары җавап бирер...» Бу хат 1941 елның 25 сентябрендә язылган.
Мөнирә абыйсының китәр алдыннан язып калдырган шигырен дә укыды. 

«Сау бул инде, иркен туган илем,
Сау булыгыз, барлык иптәшләр, 
Сау бул инде, атам-анам,
Сау булыгыз инде, туганнар.
Әйе, язам сезгә, әти-әни һәм туганнар, 
Истәлеккә кала бу язмам.
Күп калмады инде аерылырга
Бәлки сезне мәңге күралмам.
Бервакыт килер шундый көннәр, 
Сез булырсыз, әмма мин булмам.
Үзем булмасам да укып кара 
Шушы булыр соңгы кулъязмам».

Сафиуллин Нургали сугыштан исән кайтса да, алган яралардан 1948 елда вафат була.
Әйе, каһарманнар даны мәңгелек. Сезнең һәркайсыгыз – каһарман! Сез бүген дә сафта. Һәркайсыгыз гаиләдә, авылда олы ихтирамга лаек, балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның юанычы. Сез олы йөрәкле, саф күңелле затлар, сугыш чоры кешеләре!
Шундый рәхмәт сүзләре белән кичәнең тантаналы өлешен тәмамлап, кунакларны мул итеп әзерләнгән чәй табыны янына чакырдылар.
Бу кичәне үткәрү өчен алдан ук зур әзерлек барды. Бу эштә китапханәчебез Гөлназ Кәримова, «Хәтер» берләшмәсенә йөрүче активистлар Фирия Гарипова, Фәния Бәдертдинова, Нурия Садыйкова, Мөнирә Әхмәтгалиева зур ярдәм иттеләр. Алар авылдагы ветераннарны барлап, аларның туганнары белән очрашып, күп мәгълүматлар җыйганнар. 
Берләшмә эшчәнлеге үзебезгә дә этәргеч бирде. Иремнең сугышта хәбәрсез югалган бабасы Нургали Биктимеров турында мәгълүматны эзләп таптык. Туганнар белән хәбәрләшеп, эзли башлагач, Лениногорскида яшәүче оныкчыгы табып, безгә дә җибәрде. Ул әсирлеккә эләгеп, Ламсдорф концлагеренда һәлак булган икән. 
Сугыш җилләре башка беркайчан да исмәсен. Дөньялар тыныч, имин булсын!

Римма ГЫЙМАДИЕВА. 
Биклән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев