Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кече авылда зур бәйрәм 

Әҗмәкәй авылының үзәгендә урнашкан һәйкәл – сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш толларын, гомумән, сугыш каһарманнарын искә алу, бер минут тын калу урыны ул.

Быел да без Җиңү көнендә авылдашлар белән бергәләп шушы һәйкәл янына җыелдык. Биредә һәр кеше үзенең әби-бабасын, туганын искә алды. Аларның кайсылары сугыш кырыннан кире әйләнеп кайтмаган, кайсыларына туган туфрагына аяк басу бәхете эләксә дә, алган яраларыннан озак тормый вафат булганнар.
Кичә дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды. Кайберәүләр бит очлары буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләренә дә ирек бирделәр. Авылдашларның кайсылары дәшми генә сыкрандылар, бер-берсенә сыендылар. Һәркем күңеле белән сугыш була күрмәсен дип теләде.
Яңа поселогы урта мәктәбе укучыларының чыгышы бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде. Соңыннан солдат боткасы да пешерелде. 

Әнисә ӘШРӘПОВА.
Әҗмәкәй авылы.

Фото автордан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев