Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Автомобиль урламакчы булган

Узган атна барышында район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 208 хәбәр кергән. Җиде очрак буенча җинаять эше ачылган.

Иске Җирекледә яшәүче 36 яшьлек ир-ат Яр Чаллы – Борды юлында калган ИЖ-каблук машинасын урларга маташкан. Ахырда магнитофонын салдырган. Ләкин җинаять урыныннан качарга өлгермәгән, хокук сакчылары кулына эләккән.
«Весна-2» бакчачылык ширкәтендә Кама Аланыннан килгән 33 һәм 29 яшьлек ике ир-ат көймә һәм аның моторын алып чыгып киткән. Алар әлегә кулга алынмаган, эзләү бара. 
Актаныштан килгән 39 яшьлек ир-ат исерек килеш 60 яшьлек ирнең планшетын ваткан. 45 яшьлек Чаллы кешесе 47 яшьлек ир-атка үтерү белән янаган, тәнен җәрәхәтләгән. 
62 яшьлек Чаллы кешесе руль артына исерек килеш утырган. Шуның өстенә, ул инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Гомумән, бер атнада эчеп рульгә утырган 5 кеше тоткарланган. Юл хәрәкәте инспекторлары шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәгән 39 кешегә, балаларын махсус утыргычта алып бармаган 10 кешегә административ беркетмә төзегәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев