Репрессия корбаннарының кызлары белән очраштык
Калмия авылында репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында «Гаепсездән гаеплеләр» дип аталган чара үтте. Әлбәттә, репрессия корбаннары үзләре күптән арабызда юк инде. Ләкин аларның балалары белән аралашу мөмкинлеге бар. Без укучылар, китапханәче, социаль хезмәт күрсәтүчеләр белән әнә шул балалар, бүген инде өлкән яшьтәге апалар яшәгән өйләргә барып, хәлләрен белештек. Авылыбызда алар икәү генә инде хәзер.