Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ИлГәрәй:  «Иң мөhиме – баш исән, гаиләм янымда, якыннарым сау-сәламәт»

Бу көннәрдә тукайлыларны үзенең дәртле-моңлы җырлары белән ИлГәрәй сөендерә. Ул районның кайбер авыл җирлекләрендә инде чыгыш ясады. Концертлары арасында без дә җырчы белән очраштык, кызыксындырган сорауларга аннан җаваплар алдык. 

– Минем тулы исемем Гәрәев Илназ Рәхиулла улы. Мин Казанда туып-үстем hәм бүгенге көнгә кадәр тормыш иптәшем, ике кызым белән башкалада яшим. Мин җаваплылыкны, төгәллекне, тәртипне яратам. Ялганны, икейөзле кешеләрне сөймим, бурычка алырга hәм бирергә яратмыйм. Үзем нечкә күңелле кеше, барысын да күңелгә якын алам, – дип үзе белән таныштыруны башлады халыкка ИлГәрәй буларак таныш җырчы Илназ Гәрәев.

– Быел иҗатыгызга 15 ел. Бу вакыт дәверендә нинди авырлыклар, киртәләр очрады? Кем сезнең яныгызда булды?

– Әйе, мин татар эстрадасында инде күптәннән, 2003 елда «Җәй кызы» җыры белән сәхнәгә килеп кердем. Авырлыклар күп булды, киртәләр дә аз булмады. Хаталар өстенә хаталар да эшләгән чакларны хәтерлим. Андый вакытларда hәрчак янымда әти-әнием булды. Аллага шөкер, хәзер дә миңа ярдәм итеп торалар. Мин Казан дәүләт педагогия университетында укыдым, әмма күңелем нишләптер театрга тартты. Язмыштырмы, ләкин мин үземнең хыялыма ирештем hәм бик бәхетле моңа. Хәзер, Аллага шөкер, гаиләм, тормыш иптәшем янымда, барысын да аның белән киңәшләшеп, бергә эшләргә тырышабыз. Авырлыклар, киртәләр бүгенге көндә дә бар, аз түгел. Җырчылар да күп. Мине әле белмәүче тамашачылар да бар. Ләкин мин гел алга барырга омтылам. Иң мөhиме – баш исән, гаиләм янымда, якыннарым сау-сәламәт булсын.

– Cез җырчы да, Мәйдан каналында, бәйрәмнәрдә алып баручы hәм оештыручы да. Барысына да ничек вакыт табасыз?

– Мин, өстәвенә, ир дә, әти дә бит әле (көлә). Ничек өлгерәсез дигәндә, өлгермим дип җавап бирсәм, дөрес булыр (көлә). 24 сәгать җитми кайчакта. Хәзер безнең гаиләдә яңа кагыйдә – ул да булса вакытны дөрес куллану, балаларны да шуңа өйрәтергә тырышабыз.

– Сер булмаса, кайсы тармактан акча күбрәк керә?

– Кеше акчасын санамыйм, минем акчаны да санаганны яратмыйм. Тырышып эшләсәң, бөтен өлкәдән дә акча күп керә.

– Җырлы тормыш ул сезнең өчен нәрсә: акча эшләү ысулымы, әллә күңел күтәренкелегеме, җан рәхәтеме?

– Җыр – ул минем өчен hава! Җан рәхәте ул минем өчен. Сәхнәгә озак вакыт чыкмасам, үземне кая куярга белмим, эч поша башлый, үз-үземә урын таба алмыйм. Әйткәнемчә, театр училищесына укырга керәсе килде. Мин сәхнәгә беренче адымнарны ясадым, шуннан бирле аның белән аерылышканым юк, аерылашасым да килми.

– Тамашачыларның төрлесе бар. Чәчәк бәйләме бүләк иткәч, фотога төшкәч, озак вакыт җырчы яныннан китә алмый торганнары да. Мондый вакытта ситуациядән ничек чыгасыз?

– Дөресен генә әйткәндә, андый хәлгә эләккәнем юк. Чәчәк бәйләме бүләк итеп, җырчы белән фотога төшү тамашачы ягыннан зур хөрмәт дип саныйм. Тамашачымның hәрберсен яратам hәм hәрберсенә мең рәхмәт әйтәсем килә. Соңгы вакытта ак яулыклы әбиләр урыннан кычкырып «Булдырдың, улым, мең рәхмәт сиңа! Җырларың белән балачакка алып кайттың, әти-әниләребезне күз алдына китерергә ярдәм иттең, беренче мәхәббәтебезне дә искә төшердең», – дип әйтеп куйгач, үзем шул әби янына килеп кочаклап алам. Әле өстәп: «Илгәрәй, без сине белмәгәнбез икән», – дип әйтеп куялар.

– Инстаграммыгызны даими күзәтеп барабыз. Бүгенге көндә аккаунтыгызда 23 мең язылучыгыз бар. Нинди вакыт эчендә язылды алар? Язылучыларны җыю өчен махсус акцияләр үткәрә идегезме?

– Минем инстаграммым белән кызыксынганыгыз өчен рәхмәт. Хәзер 23 мең язылучы – ул бик күп дип әйтмәс идем. Ләкин аның барысы да үземнеке. Язылучылар санын җыю өчен махсус акцияләр үткәрмим. Аз-маз конкурслар ясыйм. Алар чын күңелдән язылучылар, минем иҗатымны яратучылар, минем тормышым белән кызыксынучылар дип уйлыйм. 

– Интернетта Гүзәл Уразова hәм Элвин Грей бәхәсе турында нәрсә дияр идегез? Бу чын бәхәсме, әллә пиармы?

– Я Аллам, бу тема мине урап үтте дип уйлаган идем! Дөресен генә әйткәндә, тамашачы өчен ул җырга рәсми рәвештә кем хуҗа икәне мөһим түгел. Алар җырны икәүләп дуэт булып башкара икән, димәк, ул җыр халык өчен икесенеке дә. Чынмы бу, бәхәсме бу, пиармы – минем фикерем буенча, бу «полный бред». Чебеннән фил ясап, шулкадәр кабартылган спектакль. Моны халыкка чыгармыйча үзара да хәл итеп булыр иде дип уйлыйм.

 – Илназ, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт! Иҗатыгызда зур уңышлар телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев