11 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Районда беренче тапкыр көрәш буенча укыту-тренировка җыеннары оештырылды
Шушы көннәрдә «Балкыш» лагере базасында көрәш буенча укыту-тренировка җыеннары узды. Әйтергә кирәк, әлеге спорт төре буенча мондый җыеннар районда беренче тапкыр уздырыла. Чарада районның төрле авыл җирлекләреннән көрәш спортына сәләтле булган 13-15 яшьлек 21 егет катнашты. Алар жиде көн дәвамында тәҗрибәле тренерлар җитәкчелегендә милли көрәшнең асылына төшенделәр, физик яктан үсеш алып, гыйнвар аенда үтәчәк республика беренчелегенә әзерләнделәр.
-
ИлГәрәй: «Иң мөhиме – баш исән, гаиләм янымда, якыннарым сау-сәламәт»
Бу көннәрдә тукайлыларны үзенең дәртле-моңлы җырлары белән ИлГәрәй сөендерә. Ул районның кайбер авыл җирлекләрендә инде чыгыш ясады. Концертлары арасында без дә җырчы белән очраштык, кызыксындырган сорауларга аннан җаваплар алдык.
-
Репрессия корбаннарының кызлары белән очраштык
Калмия авылында репрессия корбаннарын искә алу көне кысаларында «Гаепсездән гаеплеләр» дип аталган чара үтте. Әлбәттә, репрессия корбаннары үзләре күптән арабызда юк инде. Ләкин аларның балалары белән аралашу мөмкинлеге бар. Без укучылар, китапханәче, социаль хезмәт күрсәтүчеләр белән әнә шул балалар, бүген инде өлкән яшьтәге апалар яшәгән өйләргә барып, хәлләрен белештек. Авылыбызда алар икәү генә инде хәзер.
-
Бәтке эко-отрядының эшчәнлеге башкалада бәяләнде
Район мәктәпләрендә, белем бирүдән тыш, балаларны төрле яклап үстерү, аларга әйләнә-тирә мохиткә карата хөрмәт тәрбияләү максатлары белән төрле түгәрәкләр эшләп килә. Шуларның киң таралганнарының берсе – эко-отряд түгәрәге. Шушы көннәрдә башкалабызда эко-отрядларның ел дәвамында башкарылган олы эшләренә нәтиҗә ясалды. Интерактив бүләкләнүчеләр арасында Бәтке мәктәбе укучылары hәм укытучы Алена Мохото да бар.
-
Урманнарны чистарттык
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Алия Фәрхетдинова һәм Рәзилә Ярмөхәмәтова тарафыннан «Чиста урманнар» акциясе кысаларында урман җыештыру оештырылды. Бу экологик акция «Чиста урман синнән башлана!» девизы астында үтте. Аны социаль хезмәт алучылар оештырды.