Якты юл
  • Рус Тат
  • 9 июль 2015 яңалыклары

    • 9 июль 2015 - 11:23
      Пенсия фонды белгече Бәткедә халыкны кабул итте
      Район Пенсия фонды бүлегенең мобиль офис хезмәте 8 июль көнне Бәтке авыл җирлегенә чыкты. Биредә авыл советы бинасында бәткелеләрне сәгать 10нан 12гә кадәр клиент хезмәте әйдәп баручы белгеч-эксперты Лариса Федотова кабул итте. Ике сәгать эчендә аңа 20гә якын кеше мөрәҗәгать итте. Бәтке авыл җирлеге башлыгы урынбасары Венера Вәлиеваның хәбәр итүенчә,...
      454
      0
      0
    • 9 июль 2015 - 08:14
      Калмиядә ярты гасыр бергә яшәгән гаиләләрне котладылар
      8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уӊаеннан Калмия мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән берлектә, илле елдан артык бергә күркәм гомер итүче парларның өйләренә барып, бәйрәм белән җылы котладык һәм әзерләгән концерт номерлары белән чыгыш ясадык. Мондый күркәм парлар җирлегебездә берничә. Алар: Галия һәм Рафис Харисовлар (58 ел),...
      619
      0
      0
    • 9 июль 2015 - 07:30
      Язмыш аларның гомер көзен алтынга тиңләгән
      Июль аеның беренче көнендә районда дүрт кеше үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күзкәй, Яңа Мусабай, Биклән авылларында гомер итүче, сугышның бар авырлыгын иңнәрендә күтәреп чыккан ак яулыклы апаларны бу көнне балалары, онык-оныкчыклары, туган-тумача белән бергә район кунаклары һәм җирлек башлыклары тәбрикләде.
      716
      0
      0
    • 9 июль 2015 - 06:52
      Бәткедә чыгарылыш кичәсе бик күңелле узды
      Әлеге кичәдән фотолар белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин. Бәтке мәктәбенең быел унберенче сыйныфын тәмамлаган егет-кызлары өчен чыгарылыш кичәсе гомерлеккә күңелләренә уелып калыр, мөгаен. Чөнки бик күңелле, чыннан да, истә калырлык булды ул. Тугыз укучы ул көнне мәктәп директоры Зөлфия Даутова кулыннан өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Укучыларның берсе - Дмитрий Волков иң...
      736
      0
      0
    • 9 июль 2015 - 05:47
      Кнәздә студент егетләр бильярд уйнауда ярышты
      Фотолар белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин. Кнәз мәдәният йортында яшьләр арасында «Иң яхшы бильярдчы - 2015» дигән спорт чарасы үтте. Ярышта җирлектә яшәүче студентлар - 17-18 яшьлек 10 егет катнашты. Рафаэль Биттаһиров, Руслан Веретенников, Стас Веретенников, Илназ Гайнетдинов, Илнур Каюмов, Руслан Утробин, Артем Баһаветдинов, Игорь Лобашов, Максим Васильев, Тимур Гәрәев...
      442
      0
      0
    Реклама