Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Язмыш аларның гомер көзен алтынга тиңләгән

Июль аеның беренче көнендә районда дүрт кеше үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күзкәй, Яңа Мусабай, Биклән авылларында гомер итүче, сугышның бар авырлыгын иңнәрендә күтәреп чыккан ак яулыклы апаларны бу көнне балалары, онык-оныкчыклары, туган-тумача белән бергә район кунаклары һәм җирлек башлыклары тәбрикләде.

Аларның һәркайсы турында күпләп язып була. Бүгенге язмада исә без юбилярларның икесе белән таныштырабыз.

Биклән авылында яшәүче Галиябикә Гайсина һәм Бибинур Фәйзуллина авылдашлар гына түгел. Аларны күпкә ныклырак җепләр бер-берсенә бәйләп, якын итә. Галиябикә әби белән Бибинур әби туган тиешле кешеләр, дөресрәге, кодагыйлар.

«Миннәхмәтем бар!»

Район Советы Аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Биклән авылының ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фәйзуллина һәм җирлек вәкилләре белән бергә без иң элек Галиябикә Нурулла кызы Гайсина яшәгән йортка юл алдык.

Килеп керү белән юбиляр әбинең йортында безне бер төркем халык каршы алды. Кемнәр генә юк монда: Галиябикә әбинең балалары, оныклары, оныкчыклары. Иң түрдә, тормыш иптәше Миннәхмәт бабай белән юбиляр үзе утыра. Янәшәсендә - туганнары, ахирәтләре.

- Галиябикә әби! Сезне район башлыгы исеменнән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, йортыгызга бәрәкәт телибез! Әсхәдә Наврозованың тәбрикләү сүзләрен дә, аның кулларыннан кабул ителгән Владимир Путинның Котлау хаты, чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләрне дә ул рәхмәт сүзләре белән елмаеп кабул итте.

Галиябикә Нурулла кызы тумышы белән Иштирәк авылыннан. Нурулла абый, Хәмдоха апа гаиләсендәге дүрт бала арасында иң өлкәне, бердәнбер кыз бала була. Дәһшәтле сугыш елларында авырлыклар күреп көн иткән Галиябикә әбигә яхшы тормыш эзләп, туган тиешле Зәкия апа белән Үзбәкстан якларына да китәргә туры килә. Аннары алар туган якларына, Бикләнгә кайтып урнашалар. Шушында Галиябикә Миннәхмәт исемле егет белән танышып, 1949 елны аңа кияүгә чыга. Бер-бер артлы кызлары Нәсимә, Рәкыя, уллары Флүр дөньяга килә. Галиябикә әби белән Миннәхмәт абый гомер буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Бүгенге көндә алар, бер-берсенең кадерен белеп, балалары, 5 онык, 9 оныкчыклары тәрбиясендә бәхетле яши.

- Аллага шөкер, Миннәхмәтем янымда. Балалар, оныклар кайтып хәлләребезне белешеп, ярдәм итеп торалар, - диде хушлашканда Галиябикә Гайсина, безгә ихлас рәхмәтен белдереп.

Ике кодагый

Бибинур Фәйзуллина яшәгән йорт безне капка алдыннан ук хәйран калдырды. Машина тәгәрмәчләреннән ясалган клумбалар, пластик шешәләрдән эшләнгән алсу дуңгыз балалары, төрле әйберләрдән төзелгән эшләпәле кеше сыннары - бу хозурлыктан телсез калырлык. Капкадан үтеп ишек алдыннан узу белән андагы гүзәллеккә тел шартлатып куясың. Боларның һәммәсе дә - Бибинур әбинең оныклары хезмәте икән.

Биредә дә күңелле җанлылык хөкем сөрә. Юбилярның балалары, киленнәре, онык-оныкчыклары әрле-бирле йөри, нидер сөйләшә. Бибинур әбинең нурлы йөзеннән елмаю төшми.

Реклама

- Рәхим итеп түрдән узыгыз, - дип каршы ала безне Бибинур әбинең килене Светлана апа.

Кыстатып тормыйча, без шулай итәбез дә. Хәл-әхвәл белешкәч тә, сүз котлау, тәбрикләүләргә күчә.

- Бибинур апа, бездән иң якты теләкләрне кабул итеп, менә шушы чәчәк бәйләмнәрен алыгыз. Гомерегез озын, тәнегез сызлауларсыз, күңелегез тыныч булсын, - дигән сүзләр белән район кунаклары, авыл җирлеге вәкилләре, авылның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Асия Фәйзуллина юбилярга чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Сөйләшкән чакта Бибинур әбинең балачагын, яшьлек елларын да искә алдылар.

Тумышы белән Бордыбаш авылыннан булган Бибинур Фәйзуллина Ямалый һәм Нурифатыйманың ишле гаиләсендә туа. Авылда эшләп яшәгән әти-әнисе кебек, Бибинур да эшкә уңган булып үсә. Сугыш ачысын күреп-татып караган кыз бала, 20 яшендә Бордыбаштан китеп, Бикләндәге урман хуҗалыгында авыр эштә эшли башлый. Шушында ул үзенең сөйгән ярын Минневәлине очрата. Сугыштан яраланып кайткан егет белән озак сузмый кавышып, бер гаилә булып яши башлыйлар. Аларның уртак мәхәббәт җимешләре булып өч уллары: Зөфәр, Фрид, Равил туа.

Бүгенге көндә Бибинур әби өлкән улы Зөфәр, килене Светлана тәрбиясендә яши. Аның 4 оныгы, 8 оныкчыгы бар.

Оныклар дигәннән, Бибинур әбинең тормыш юлы турында сөйләшкән арада йортка яңа керүчеләрнең тавышлары ишетелде. Алар бүлмәгә килеп кергәч, өнсез калдык: Галиябикә әбинең оныклары түгелме соң бу?! Баксаң, Бибинур Фәйзуллина һәм Галиябикә Гайсина кодагыйлар икән. Бибинур әбинең улы Фрид Галиябикә әбинең кияве булып чыкты.

Шуңа күрә дә, бер көнне туган, 90 яшьлек юбилейларын уздыручы яраткан әбиләрен, оныклары ике йортка йөреп тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Бу көнне ике кодагыйның йортында күңелле мохит хөкем сөреп, котлау сүзләре тынып тормады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X