Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәткедә чыгарылыш кичәсе бик күңелле узды

Әлеге кичәдән фотолар белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин. Бәтке мәктәбенең быел унберенче сыйныфын тәмамлаган егет-кызлары өчен чыгарылыш кичәсе гомерлеккә күңелләренә уелып калыр, мөгаен. Чөнки бик күңелле, чыннан да, истә калырлык булды ул. Тугыз укучы ул көнне мәктәп директоры Зөлфия Даутова кулыннан өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Укучыларның берсе - Дмитрий Волков иң...

Әлеге кичәдән фотолар белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин.

Бәтке мәктәбенең быел унберенче сыйныфын тәмамлаган егет-кызлары өчен чыгарылыш кичәсе гомерлеккә күңелләренә уелып калыр, мөгаен. Чөнки бик күңелле, чыннан да, истә калырлык булды ул. Тугыз укучы ул көнне мәктәп директоры Зөлфия Даутова кулыннан өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Укучыларның берсе - Дмитрий Волков иң яхшы билгеләре генә куелган аттестатка һәм алтын медальгә лаек булды. Олы тормыш юлына аяк басканда яраткан укытучылары егет-кызларга изге фатихаларын бирделәр, үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Балалар да үз чиратларында аларга олы рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Чыгарылыш кичәсендә җыр-биюләр, уеннар да булды, укытучылар, әти-әниләр, балалар бергәләп чәй өстәле янында да сыйланды, Кама елгасы буена табигатькә дә чыкты.

Ата-аналар Бәтке мәктәбендә шундый яхшы, хезмәт яратучан, тату коллектив тупланганына, аларның балаларга булган мөнәсәбәтенә чын күңелдән сөенеп кайттылар. Бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, дип тәэсирләре белән уртаклаша Дмитрий Волковның бабасы Ильяс Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш кичәсе