Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиядә ярты гасыр бергә яшәгән гаиләләрне котладылар

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уӊаеннан Калмия мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән берлектә, илле елдан артык бергә күркәм гомер итүче парларның өйләренә барып, бәйрәм белән җылы котладык һәм әзерләгән концерт номерлары белән чыгыш ясадык. Мондый күркәм парлар җирлегебездә берничә. Алар: Галия һәм Рафис Харисовлар (58 ел),...

8 июль - Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уӊаеннан Калмия мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән берлектә, илле елдан артык бергә күркәм гомер итүче парларның өйләренә барып, бәйрәм белән җылы котладык һәм әзерләгән концерт номерлары белән чыгыш ясадык. Мондый күркәм парлар җирлегебездә берничә. Алар: Галия һәм Рафис Харисовлар (58 ел), Сәгыйрә һәм Фатыйх Сәлимуллиннар (61 ел), Рәзимә һәм Гыйльмулла Миннегәрәевләр (55 ел), Әлфирә һәм Муллаян Шәйхиевлар (61 ел), Саҗидә һәм Ягъфәр Асылмәрдановлар (52 ел), Нәзирә һәм Галимҗан Имамиевлар (51 ел), Мәрьям һәм Шамил Хаҗиевлар (61 ел), Гөлмәрьям һәм Муллаян Миннегәрәевләр (54 ел), Сәлимә һәм Рәхимҗан Сәхибҗановлар (52 ел), Рәисә һәм Флүр Фәрваевлар 52 ел бергә иӊне-иӊгә куеп, сокланырлык гомер кичерәләр. Без үзешчәннәрнең килүе әлеге гаиләләр өчен көтелмәгән сөенеч булды. Җирлегебезнең нәни йолдызчыклары - Айзилә Фәрхетдинова, Данил Әюпов матур җырлар башкардылар, Язилә Сәхипгәрәева сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре әйткән җылы котлаулардан, матур теләкләрдән өлкәннәрнең күңеле тулды. Мондый кечкенә генә булса да бәйрәм бүләк иткәннәре өчен алар кунакларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев