Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды белгече Бәткедә халыкны кабул итте

Район Пенсия фонды бүлегенең мобиль офис хезмәте 8 июль көнне Бәтке авыл җирлегенә чыкты. Биредә авыл советы бинасында бәткелеләрне сәгать 10нан 12гә кадәр клиент хезмәте әйдәп баручы белгеч-эксперты Лариса Федотова кабул итте. Ике сәгать эчендә аңа 20гә якын кеше мөрәҗәгать итте. Бәтке авыл җирлеге башлыгы урынбасары Венера Вәлиеваның хәбәр итүенчә,...

Район Пенсия фонды бүлегенең мобиль офис хезмәте 8 июль көнне Бәтке авыл җирлегенә чыкты. Биредә авыл советы бинасында бәткелеләрне сәгать 10нан 12гә кадәр клиент хезмәте әйдәп баручы белгеч-эксперты Лариса Федотова кабул итте. Ике сәгать эчендә аңа 20гә якын кеше мөрәҗәгать итте.

Бәтке авыл җирлеге башлыгы урынбасары Венера Вәлиеваның хәбәр итүенчә, халыкны пенсия билгеләтү өчен кирәк булган документлар исемлеге, аның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, киләчәктә аласы пенсия күләме, пенсияне кабат исәпләү вакыты, пенсионер-инвалидлар өчен санаторийларга юлламалар алу тәртибе һәм башка шундый сораулар кызыксындырган. Мондый очрашуларны бәткелеләр бик файдалы дип тапканнар.
Мобиль офис киләчәктә дә эшен дәвам итәчәк, алга таба ул башка җирлекләргә дә чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев