11 март 2015 яңалыклары
-
11 март 2015 - 12:00Тукай районыннан Индира Хәйретдинова һәм Елизавета Дербенева бүген Яр Чаллыда «Созвездие – Йолдызлык – 2015» фестиваленең финал этабында чыгыш ясыйФевраль ае дәвамында республикада «Созвездие - Йолдызлык - 2015» яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары барды. Талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларны иҗади яктан үстерү максатыннан оештырыла торган әлеге чара республикада инде традициягә әйләнде. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. Фестивальдә катнашуны сорап район авылларында яшәүче...
-
11 март 2015 - 11:47«Иң яхшы әйдаман» итеп Новотроицкоедан Ангелина Вахрущева билгеләндеНовотроицкое урта мәктәбендә «Иң яхшы әйдаман» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы үтте. Районыбызның 19 мәктәбеннән VII-XI сыйныфларда белем алучы балалар конкурста чыгыш ясар өчен үзләренең портфолиоларын җибәргән булган. Сайлап алу турыннан соң финалга 8 конкурсант чыкты.
-
11 март 2015 - 11:1116 мартта Тукай районында телепрограммалар көндез күрсәтмәячәкТелерадиопрограммаларын трансляцияләү җиһазларына профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле, 16 мартта 8.00-16.00 сәгатьләрдә телеүзәк аша күрсәтелә торган барлык телевидение программалары эшен туктатып торачак.
-
11 март 2015 - 10:45Язлар сезгә бәхет бүләк итсенҮткән ялларда бөтен ил Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итте. Шул уңайдан редакциягә 8 Мартка багышланган хатлар да шактый килде. Авыллардагы мәдәният учакларында, эш урыннарында күңелле бәйрәм чаралары, концертлар үткән. Әлеге хатларны укыганда үзең дә үткән бәйрәм рухын янә бер тоясың.
-
11 март 2015 - 08:21Тукай районы мәктәпләрендә БДИ биреп карадылар2-7 март көннәрендә район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханнары, 11 сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары биреп карадылар. Алар мәжбүри булган рус теле һәм математикадан, шулай ук үзләре сайлап алган фәннәрдән көчләрен сынады. Шулай ук Бәтке, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Кече Шилнә, Түбән Суыксу мәктәпләренең 8 һәм 10 сыйныф...
-
11 март 2015 - 07:29Тукай районында балалар арасында намаз ярышы үткәреләТукай районында яшәүче 7 яшьтән алып 15 яшькәчә малайлар-кызлар арасында намаз ярышы үткәреләчәк. Ул 27 март көнне иртәнге сәгать 9 да башлана. Районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов сүзләренә караганда, чараның кайсы авыл мәчетендә узачагы соңрак хәбәр ителәчәк . Ярыш вакытында имтихандагы кебек сораулар язылган билетлар тәкъдим ителә. Дөрес җавап гамәлдә...
-
11 март 2015 - 06:38Җиңел атлетика буенча яшүсмерләр ярыштыЧаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорткомплексында җиңел атлетика буенча Тукай районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Анда 2000-2001, 2002-2003, 2004-2005 елгы малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән килгән 8 команда, шул исәптән 104 катнашучы көч сынашты. Балалар 50 һәм 500 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү кебек ярышларда...
-
11 март 2015 - 06:38Ветераннарга юбилей медальләрен тапшыру тантаналары узаХалыкара хатын-кызлар көне алдыннан Күзкәй авылының сугыш һәм хезмәт ветераннарына медаль тапшыру мизгелләре күңелләрне кузгатты. Бөек Ватан сугышына авыл җирлегеннән 642 кеше киткән. Күпчелеге яу кырында башын салган, исән-сау кайтканнары да авылны торгызу, сугыш китергән бөлгенлекне бетерү өчен көнне-төнгә ялгап эшләп, бакыйлыкка күчкән. Инде нибары 4 сугыш ветераны, 59 тыл...