Бәяләрнең артуы бу елның иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кайда гына йөрсәң дә, бар кеше шул хакта сөйли. Нишлисең, кемнең кай җире авырта, шул төшен уа диләр бит.
Бу исә халыкта ризасызлык, зур канәгатьсезлек тудыра. Прокуратура, монополиягә каршы хезмәт вәкилләре сәүдә нокталарына чыгып, бәяләрнең ни өчен азып китүнең сәбәпләрен тикшерәләр. Безнең районда да бу юнәлештә эш бара.
Районда азык-төлек бәяләре «тешлиме»?
- Райондагы сәүдә нокталарын без атна саен тикшереп, азык-төлек бәяләренә мониторинг ясап торабыз. Сөт-май, ярмалар, шикәр комы,...