Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәяләрнең артуы бу елның иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кайда гына йөрсәң дә, бар кеше шул хакта сөйли. Нишлисең, кемнең кай җире авырта, шул төшен уа диләр бит.

Бу исә халыкта ризасызлык, зур канәгатьсезлек тудыра. Прокуратура, монополиягә каршы хезмәт вәкилләре сәүдә нокталарына чыгып, бәяләрнең ни өчен азып китүнең сәбәпләрен тикшерәләр. Безнең районда да бу юнәлештә эш бара. Районда азык-төлек бәяләре «тешлиме»? - Райондагы сәүдә нокталарын без атна саен тикшереп, азык-төлек бәяләренә мониторинг ясап торабыз. Сөт-май, ярмалар, шикәр комы,...

Бу исә халыкта ризасызлык, зур канәгатьсезлек тудыра. Прокуратура, монополиягә каршы хезмәт вәкилләре сәүдә нокталарына чыгып, бәяләрнең ни өчен азып китүнең сәбәпләрен тикшерәләр. Безнең районда да бу юнәлештә эш бара.

Районда азык-төлек бәяләре «тешлиме»?

- Райондагы сәүдә нокталарын без атна саен тикшереп, азык-төлек бәяләренә мониторинг ясап торабыз. Сөт-май, ярмалар, шикәр комы, он һәм башка төр продукциягә булган бәяләрне һәрдаим күзәтәбез, -
ди районның икътисад бүлеге җитәкчесе Елена Дудникова.
Урыннарга чыгып, алар 20-23 гыйнвар көннәрендә җирле кибетләрдә 40 төр азык-төлек продукциясенең бәяләрен тикшереп чыккан. Төрле сәүдә нокталарында бәяләр төрле булса да, аларның хөкүмәт билгеләгән бәядән югары булмавы ачыкланган. Әйтик, кулланучы өчен иң кирәкле продукциягә: сөт, атланмай, көнбагыш мае, шикәр комы, ак ипи, бер дистә беренче категорияле тавык йомыркасы, он, чәйгә булган бәяләрне карыйк.
Районның икътисад бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда Борды, Мусабай-Завод, Түбән Суыксу авылларындагы РайПО кибетләрендә 2,5-4 процент майлылыгы булган сөтнең бәясе төгәл 32 сумнан сатыла. Атланмайның килограммы 240-285 сум, иссез көнбагыш мае 60-65 сум бәядән, шикәр комы (кг) - 58-60 сум, он - 26-28 сум, ак ипи (кг) - 45 сум 45 тиеннән, йомырканың дистәсе - 60-65, чәй (кг) -
500-680 сумнан җибәрелә.
Шәхси эшмәкәрләрнең кибетләрендә дә шул ук товарның бәяләре төрле. Кайберләрендә берсе кыйммәтрәк булса, шул ук әйберне икенчесендә очсызрак бәядән табарга була. Мәсәлән, 2,5-4 процент майлылыктагы сөтнең литрының иң кыйммәтлесе 41-65 сумнан, Кырныш авылындагы «Русалочка» кибетендә, Кече Шилнә авылындагы «Лиана» кибетендә иң очсызы 34-38 сумнан сатыла. Май, он, шикәр комы, яшелчә, җиләк-җимешкә дә, ассортиментка карап, бәяләр төрледән-төрле. Шикәр комын гына карап үтик. Мәсәлән, Яңа поселогындагы «Лариса» кибетендә килограммын 55-60 сумнан, Мәләкәс авылындагы шәхси кибеттә исә 38 сум бәядән җибәрәләр. Шәхси затларга караган кибетләрдәге бу төр продукциягә иң югары һәм иң түбән бәяләрнең берсе. Гадел булсын өчен шунысын да әйтеп узарга кирәк, шул ук ике кибеттә көнбагыш маеның литрын 50 сум («Лариса») һәм 52-54 сумнан (Мәләкәстәге кибет) сатып алырга була.
- Тукай районында зур сәүдә комплекслары, күмәртәләп, берәмләп сату базарлары юк. Гыйнварның 20-23 числоларында үткән тикшерү барышында бәяләрне нигезсез күтәрү фактлары ачыкланмады. Шуңа күрә прокуратура тарафыннан тикшерүнең кирәге булмады, - диде бу хакта район прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Яхин.
Шул ук вакытта бәяләрне тикшерү юнәлешендә әлеге эш прокуратура, районың җирле үзидарә органнары, Россельхознадзор идарәсенең ТР буенча Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлек белгечләре, Тукай эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән бергә алга таба да дәвам итәчәк.

Шәһәр кибетләрендәге хәлләр

Тукай районы авылларында яшәүчеләр ял көннәрендә азык-төлеккә шәһәргә киләләр. Бүгенге көн шартларында, авыл һәм шәһәр кибетләрендәге бәяләр арасында аерма бармы? Менә шушы сорауга җавап эзләп, дүшәмбе көнне без Чаллы шәһәрендәге өч кибеткә - «Тәмле», «Магнит», «Чаллы икмәге»нә юнәлдек. Халык өчен иң кирәкле дип санаган азык-төлек исемлеген барлап, без аларның бәяләрен чагыштырдык. Алар таблицада бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев