Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Минималь эш хакы 6420 сумнан да ким булмаска тиеш

2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, минималь хезмәт хакы 5965 сум дип билгеләнде. Шул ук вакытта, республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елның 13 августында ТР Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәсе координация советы һәм Министрлар Кабинеты белән берлектә республикада минималь хезмәт хакы күләме...

2015 елның 1 гыйнварыннан Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, минималь хезмәт хакы 5965 сум дип билгеләнде. Шул ук вакытта, республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 елның 13 августында ТР Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәсе координация советы һәм Министрлар Кабинеты белән берлектә республикада минималь хезмәт хакы күләме турында килешү төзелде. Анда бюджетныкы булмаган оешмаларда минималь эш хакын 6420 сум дип билгеләү турында әйтелә. Ә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләргә минималь хез­мәт хакы 5965 сум кала.
Хезмәткәрләренә әлеге сумманы түләмәгән эш бирүче вазифадагы затларга 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф, эшмәкәрләргә шулай ук 1 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшен туктату, юридик затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшен туктату яный. Хезмәт һәм хезмәтне саклау турындагы законнарны моңа кадәр дә бозган һәм шуңа охшаш административ хокук бозган өчен җавапка тартылган вазыйфаи затка бер елдан өч елга чаклы дисквалификация каралган.
Минималь эш хакы түләү турындагы таләпләр үтәлмәгәндә хезмәткәрләр ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә, суд һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Законсыз рәвештә эшләтү, «соры» хезмәт хакы бирү очракларына юлыкканда тукайлылар район Башкарма комитетына (8552) 70-00-76 телефоны буенча «кайнар линия»гә дә шалтырата ала.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минималь эш хакы