Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ватандашлар

Фәнис Зыятов (Төркия)

Замана үзгәрүе тормышның бик күп өлкәләрендә чагыла - кемдер аны кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә күрә, кемдер фән һәм техника казанышларында. Тик шунысы бәхәссез - мөмкинлекләребез, артты. Бу бигрәк тә элемтәгә, хәбәрләшүгә кагыла. Нибары бер илле ел элек өйдәге чыбыклы телефон сирәк күренеш булса, хәзер гаилә әгъзаларының һәркайсында диярлек "сотовый". Өстәвенә, ш...

Фәнис Зыятов турында мәкаләләр Татарстан матбугатында шактый , шуларның берсе - Әлмира ҺӘДИЯнеке.
(03.06.2014 ТатарИслам Бөтенрәсәй мөселманнарының мәгълүмат агентлыгында басылган язма)
Фәнис гел алга, гыйлемгә омтылды. Шигырьләре дә әдәп-әхлаклы булырга, шәригатебезчә яшәргә өндәү-чакыру белән аерылып торды. Раббыбызның рәхмәте белән уе-фигыле хакыйкый гаделлек белән сугарылган егет Төркиядә укыды. Кония каласындагы хокук факультетында укуын тәмамлады.
Хәзерге вакытта Анталиядә адвокат-юрист булып эшли, хокук фәннәре кандидаты. Шулай ук безнең илдән килгән кешеләргә кәкре каенга терәтмәсеннәр өчен, юридик яктан тикшереп, фатир сатып алырга ярдәм итә. Быелгы май аенда үзе кебек тынгысыз, җаннары-тәннәре игелек белән сугарылган татар кешеләре белән "Мирас" оешмасын төзегәннәр.
17 майда мондагы татарларны җыеп, оешманы ачып, эшләтеп җибәргәннәр. Оешма теркәлгән. Теркәлгән көнне үк 7 гаиләгә ярдәм пакетлары таратылган. Максатлары - бирегә килгән милләттәшләргә ярдәм итү. Телебезне оныттырмас өчен балаларга дәресләр бирү, балалар бакчасы һәм мәдрәсә ачу уе, нияте белән янып йөриләр. Әлеге оешмада хокукый ярдәм күрсәтү, виза һәм ватандашлык эшләрендә дә булышу каралган. Тагын да әһәмиятлесе шуннан гыйбарәт: Ак диңгез буендагы татарларны бер түбә астына җыю.
Без әлеге фидакарьләргә уңышлар телибез. Инде Фәнис Зыялының шәхси тормышы белән дә кызыксындык. Ул үзе Арча районындагы Өчиле авылыннан. Ул безне эзләп, Габделвахит яши торган йорт фатирына килгән иде. Казан хәлләрен сөйләшкәннән соң, күңелдә күп сораулар туды. Күп тә узмады, ул безне үз өйләренә кунакка чакырды.
Габделвахит әфәнде үз машинасында безне, ягъни Хурия ханым, Сиринә Исмәгыйль кызын һәм мине утыртып, алар өенә алып китте. Кониядә Себер татарларының Бөгределик исемле авылы бар икән. Фәнис шул авылның Мөшфика Бану исемле кызына өйләнгән, алар ике бала үстерә. Бөгределик авылы татарлары 1908 елда Омск каласы янындагы авыллардан күчеп килгәннәр. Хәзерге вакытта биредә якынча 300 хуҗалык бар. Моның яртысы Европа илләрендә яши. 70-80 гаилә Кония каласында көн күрә. Җәйләрендә мондагы халык үз авылына кайта. Алар биредә туйлар, җыеннар, Коръән ашлары үткәрәләр. Лаеклы ялга чыккан Себер татарлары авылга кайтып яши. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылның 100 еллыгын үткәргәннән соң, Татарстаннан тарихчылар, журналистлар килгәннәр, бу сала турында күп язмалар басылып чыккан. Язучы Фәүзия Бәйрәмова килеп, авылга нигез салган Әбдрәшит Ибраһим турында мәгълүмат җыеп киткән.
Фәнис үзе шигырьләр яза, китабы да басылып чыккан. Хәзер ул икенче китабын басмага әзерли. Аның шигырьләрендә милләтне дингә өндәү бар, туган телгә хөрмәт, аны ярату бар.
Фәниснең әтисе Фәрхәт Зыятов - Татарстанның атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул "Тукай Өчиледә" дигән китап авторы. Ә әнисе Мәрьям Зыятова лаеклы ялга чыкканнан соң, авыл балаларын мәчеткә җыеп, Коръән, намаз укырга өйрәтә. Ул Коръән уку бәйгеләренә шәкертләр әзерли. Чәчәкләр ярата, аларны үстерә. Абыйсы Айрат Зыятов лауреат исемен алган курайчы, ул дөнья халык әкиятләрен шигьри юлларга салып, авыл укытучылары белән аны сәхнәләштерә.
Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Анталия сәүдәгәрләренә Татарстанны танытканда, Фәнис Зыялы курайда "Арча көе"н башкарган. Фәниснең хатыны Мөшфика Бану - рәссамчы. Аның эшләреннән күргәзмә дә төзелгән. Безнең бу язмабызда аның иҗади эшләреннән "Сөембикә"не дә күрерсез. 14 яшьлек кызлары Зифа Рәйхан исемле. Зифа Басыйрова хөрмәтенә кушканнар. Уллары Туфанга - 8 яшь.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе
Фәнис Зыятовның "Якты юл"га язган хатыннан:
Мин адвокат-юрист булып эшлим, шул ук вакытта безнең яклардан килгән кешеләргә күчемсез милек сатырга ярдәм итәм, аның бөтен юридик мәсьәләләрен тикшерәбез. Монда яшәүче татарлар белен бер оешма оештырып жибердек. Менә якында , Аллам боерса, шушында күчеп килгән гаиләләрнең балаларына татарча дәресләр бирергә уйлыйм, чөнки бөтен җирдә төрекчә булгач, бала туган телен оныта. Шуның өчен туган телебез, татарчага өйретерге кирәк.
Мин үзем моңлы гаиләдә, шигырьле гаиләдә туып ускән өчен шигырь кичәләре, җырлашып утыруларны бик сагынам. Җырсыз - моңсыз тора алмыйм. Әле ярый янымда кураем бар, куңел төшкән вакытта иске татар халык көйлерен кураемда уйнап жиберәм. Монда ялга килүчеләр белән җырга - моңга оста кунаклар белән жыр кичәләре оештырабыз.
Төркиядә сөннәт туе һәм андагы бәлецләр (икенче хат)
Минем тормыш иптәшем Бану Төркиянең Кония шәһәренең Жиһанбәйле районына караган Бөгрүдәлик авылыннан. Бу авыл халкы 1908 нче елда Себер якларыннан кучеп килген. Аларның кайсы авыллардан, нинди юллар аша, нинди кыенлыклар белән күчеп килгеннәрен башка вакыт язырмын, безнең бит сүз башыбыз "шүрәле" дигәндәй, сөннәт туендагы "бәлец" турында бит. Ялгыш язмадым, нәкъ шулай - "бәлец", чөнки себер татарлары "ш" урынына "ц" дип әйтәләр. Себер татарлары туган якларыннан үзләре белән "милли ашханәбезне" дә алып килгәннәр. Шуларның берсе - бәлеш. Мондагы себер татарлары бәлешне бәрәңге, сыер ите яисә тавык ите, суган һәм төрле тәмләткечләр кушып ясыйлар. Бәлеш туй мәҗлесләре, сөннәт туйлары вакытында һәм берәр хөрмәтле кунак килгәндә күмәкләшеп пешерелә. Үзебезгә дә улым Туфанның сөннәт туена пешерергә туры килде. Менә фотографиядә шул бәлешлер.

Ул туйга 40-50 гә якын бәлеш пешерелде. Бәлеш һәм авыл ипие пешерү өчен ишек алдында яисә баз өстендә махсус мич ясалган. Мичнең астына башта бер сәгатькә якын хайван тизәге ягалар, аннары ут сүрелмәсен өчен, бәлеш пешеп чыкканчы агач чүбе (опилка) сибеп торалар.

Мичкә берьюлы, зурлыгына карап, 20-30 бәлеш сыя. Бәлешлер өчен махсус, катыргыдан ясалган савытлары бар, шул савытларга бәлешлерне кичтән үк әзерлеп куялар. Ялгышмасам, бәлеш 2-3 сәгать тирәсе пешә.

Монда өй хуҗасы сөннет туйларына, кияү-килен туйларына бөтен авыл халкын мәҗлес табынына чакыра. Өйләргә кереп тә чакыралар, мәчетнең микрофоны аша да чакыралар. Бу авыл татарлары моның ише мәҗлесләрне җәй көннәре оештыра. Шуның өчен кайвакытта көненә берәр-икешәр туй булгалый. Ашка 150-300 кеше тирәсе җыела.

Әлбәттә, өстәлләрне ишек алдына тезәләр, ашар алдыннан авылның мулласы Коръән һәм догалар укый, догалар укылып беткәч, башта уртага зур җамыяк белән өрә ашы килеп утыра, аш беткәннән соң, итле пылау белән я фасоль, я ногыт ашы, янына бер-ике бездә булмаган төрек ашы, хәлвә, абрикос компоты (чөнки бөтен хуҗалыкта диярлек абрикос агачлары үсә һәм мул җимеш бирә) китерелә. Ә соңыннан, бер өстәлгә ике бәлеш килеп кунаклый. Кунаклар туймаган очракта тагын бәлеш сорап ала алалар, берәү дә гаеп итми, өй хуҗасы кунакларны туйганчы сыйларга тиеш. Бәлеш белән бергә килгән кунакларга чәй таратыла. Ашап, чәйлер эчеп туйгач, тагын дога кылына һәм сөннәт булган балага акча бирелә. Якыннары алтын бирә. Бу сөннәт туенда Туфанга 30 меңгә якын алтын белән акча җыелган иде.
Кызыклы вакыйгалар һәм гореф-гадәтләр белән киләсе язмаларда күрешү насыйп булсын! Фәнис Зыялы- Анталия/Төркия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев