Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ватандашлар

Гөлүзә Зыятдинова (Швеция)

Якташыбыз Гөлүзә Зыятдиновага тормышы, ни сәбәпле чит илгә китүе һәм Швециядә яшәүче татарлар язмышы белән кызыксынып, журналистлар бик күп мөрәҗәгать итә икән. Ул сорауларга бик тәфсилләп җавап бирә. Түркәр нигә "йөрәкләнә"? (2013 ел,"Ватаным Татарстан" газетасы, Гөлинә Гыймадова) Ул меңләгән халык арасында аерылып, әллә кайдан балкып тора. Бу ханымны күргәч туган...

Якташыбыз Гөлүзә Зыятдиновага тормышы, ни сәбәпле чит илгә китүе һәм Швециядә яшәүче татарлар язмышы белән кызыксынып, журналистлар бик күп мөрәҗәгать итә икән. Ул сорауларга бик тәфсилләп җавап бирә.
Түркәр нигә "йөрәкләнә"? (2013 ел,"Ватаным Татарстан" газетасы, Гөлинә Гыймадова)
Ул меңләгән халык арасында аерылып, әллә кайдан балкып тора. Бу ханымны күргәч туган беренче уй: безнеке түгел, мөгаен, чит ил кешеседер. Әмма аның тавышы ишетелгәч тә бу фикернең ялгыш булуын аңлыйсың. Чөнки ханым саф татарча, үтә йомшак мәкам белән сөйләшә. Гөлүзә Зыятдинова -милләттәшебез, тумышы белән Тукай районының Югары Байлар авылыннан. Чит ил кешесе дигәнебез дә хакыйкатькә туры килә. Ул Швециянең Стокгольм шәһәрендә яши. Гөлүзә ханым "ВТ" укучылары өчен чит илдәге милләттәшләребезнең яшәеше, аларны борчыган проблемалар хакында сөйләде. Әңгәмәбез исә татар кызының ерак Скандинавиягә ничек китүе турындагы сораудан башланып китте.
- Гадәттә чит илгә бай тормышка кызыгып китәләр...
- Минем тормышым болай да җитеш, тулы һәм мәгънәле иде. Тукай районы культура бүлегендә автоклуб мөдире булып эшләү белән беррәттән Вәсим Әхмәтшин җитәкчелегендәге "Нократ" вокаль-инструменталь ансамблендә җырчы, Салават бригадасында, бераз соңрак "Болгар" җыр һәм бию ансамбле солисты булып эшләдем. Фатирым бар, яраткан эшем, иҗатым гөрли. Яңа гына икенче җыр кассетам чыккан иде. Менә шулай тормыш көйле генә тәгәрәгәндә Чаллыга Швеция радиосының журналисты белән Түркәр Сауккан килде. Һәм мин һич уйламаганда-көтмәгәндә барысын да ташлап, чит илгә киттем. Безне Түркәр белән җыр кавыштырды.
- Швед радиосы журналистын Татарстанда ниләр кызыксындырды?
- Алар фольклор материал тупларга һәм шул материал аша шведларны татар милләте белән таныштыру өчен тапшыру эшләргә килгән иде. Алты тапшыру әзерләделәр. Ул тапшыруларда мин дә катнаштым, ул вакытта бик популяр "Чаллы сиреньнәре"н һәм халык җырын җырладым. Кунаклар "Болгар" ансамбленә ияреп авылларга чыктылар. Тәрҗемәче сыйфатында килгән Түркәр татарча яхшы белә, ә менә русча белми. Мин тәрҗемәчегә тәрҗемәче булып та йөрдем. Тукай районының Борды авылында без аның белән адресларны алмаштык. Шуннан бер ел буе ике арада хатлар йөрде. Хатлар аша без инде нәсел-нәсәбебезне белештек, тагын да якынрак таныштык. Мин аны сабантуйга чакырырга уйлап тора идем, әмма ул өлгеррәк булып чыкты һәм мине беренче итеп Швециягә кунакка чакырды. Чит илгә чыгуымны бары тик апам гына белде. Ә Түркәр Швециянең бөтен матур, истәлекле урыннарын күрсәтте һәм фотолар ике альбомлык булды. Әле дә хәтердә: туганнар да, дуслар да мине Петербургта булган дип уйлый бит. Җизни фотоларны карый да, карале, Санкт-Петербург шушындыймыни ул, дип шакката. Көз көне Түркәр кыз сорарга килде. Безгә никахны бабамның энесе - туксан яшьлек Әхкяметдин бабай укыган иде. 1996 ел иде бу. Минем Стокгольмга киткәнне күп кеше белми дә калды.
1990 ел. Камал театрында Салават Фәтхетдинов концертыннан соң (беренче рәттә сулдан беренче Габидулла Хөрмәтуллин, өченче рәттә, сулдан өченче Ирек Баһман)
- Татар- төрек гаиләсенә килен булып төштегезме?
- Әйе, Түркәрнең әтисе - төрек, әнисе - татар, Түбән Новгород ягы кызы. Әмма әнисе дә Россиядә түгел, Финляндиядә туган. Сәүдә белән шөгыльләнгән бабалары революциягә кадәр үк Хельсинкига килеп төпләнгәннәр. Түркәр дә Хельсинкида дөньяга килгән. Аңа 7 яшь тулгач, гаиләсе Стокгольмга күченгән. Ул үзен һәрвакыт татар дип таныштыра һәм татарлыгы белән ихлас горурлана. Әгәр милләттәшенең русча кушып сөйләвен ишетә икән, мишәрчәләп әйткәндә, чын күңелдән "йөрәкләнә" (ачулана), ризасызлыгын белдерә һәм милләттәшен оялта. Ул шундый матур итеп татарча сөйләшә! Озак еллар буена Швециянең югары полиция академиясендә лектор булып эшләгән, төрле Европа илләрендә рәсми оешмаларда чыгыш ясаган этнограф һәм юрист, шул ук вакытта Татарстан белән Швеция арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен урнаштыруда зур роль уйнаган җәмә­гать эшлеклесе дә
"Улыбыз Илхан белән фәкать татарча гына сөйләшәм", - ди Гөлүзә
- Стокгольмда татар җәмгыяте бар, димәк.
- Безнең рәсми теркәлгән оешмабыз юк. Әмма бу очрашулар, кичәләр үткәрергә һич тә комачауламый. Без бинаны арендага алабыз һәм бик матур очрашулар үткәрәбез.
- Гөлүзә ханым, шулай да, татар кызына чит мохиткә ияләшү читен булгандыр.
- Бөтенесен өр-яңадан башларга кирәк булды. Килеп төштем, бар да үзгә, хәтта бер-береңә мөнәсәбәт тә башкача. Барысы да елмаеп исәнләшә, 80-90 яшьлек әби-бабайлар велосипедта җил-дерә. Һәр тарафта чисталык, пөхтәлек. Иң беренче эш итеп швед телен өйрәнергә тотындым. Анда уку сезоны гыйнвардан башлана. Әле декабрь ае иде, мин өйдә Түркәр ярдәме белән чит тел үзләштерә башладым. Ә инде мәктәпкә баргач, укытучым мине мактап, ярты елга алданрак укый башлаганнар курсына билгеләде. Мин башлангыч курсларны да, урта курсны да алдан тәмамладым. Аннан - инглиз телен, хәзер испан телен өйрәнәм. Шведларда бик әйбәт әйтем бар: кая барасың, шул ил гадәтен үзләштерәсең. Башкача мөмкин дә түгел кебек. Хәер, шунда егерме ел яшәп тә швед телен өйрәнмәгән кешеләр бар. Андыйларны мин аңламыйм инде.
- Швециядә татарлар күпме?
- Күп түгел, әмма соңгы елларда бирегә килеп төпләнүчеләр саны артты. Үзбәкстаннан, Башкортстаннан килеп төпләнүчеләр бар. Әмма Татарстаннан килүчеләр бик аз. Бердәнбер дус кызым -Әтнә ягыннан Зөлфирә. Түркәр милләттәшләребез өчен кичәләр, очрашулар оештыруда көчен кызганмый. Шулай итеп биредә Рәшит Ваһапов фестивален үткәрдек. Мөфти Равил Гайнетдин, Финляндиядән хәзрәт Рамил Билал белән очрашу оештырдык.
- Швециядә яшәүче татарлар арасында тел, дин мәсьәләләре ничек тора?
- Бу - иң четерекле сорау. Чөнки мондагы гаиләләрнең күпчелеге катнаш. Көрд - татар, швед - татар, әзәри - татар гаиләләрендә, билгеле, татар телендә генә аралашмыйлар. Шуңа күрә мин кичәләрне татарча алып барам. Бирегә килгән татарлар да башта татарча сөйләшергә кыенсына, аннан акрынлап ияләшә, соңрак саф татарча аралашуга күчә. Безнең максат та шул: җыелып татарча аңлашу, аралашу бит инде. Элек тел бетү проблемасы кискен тормаган. Әйтик, элеккеге буын фин татарлары бик матур татарча сөйләшә. Ләкин алар да олыгайды һәм кичәләргә килми башлады. Хәзерге буында милләтпәрвәрлек хисен тәрбияләү безнең бурычыбыз булып тора. Стокгольмда мәчет һәм шәһәр читендә тагын бер мәчет бар. Күптән түгел мәчеттә көнгә бер тапкыр азан яңгыратырга рөхсәт ителде. Әби-бабаларыбыз рухына дога кылу, ашлар үткәрү шулай ук безнең матур гадәткә әйләнде.
- Унҗиде ел читтә яшәсәгез дә, ел саен кайтып йөрисез икән. Читтән караганда яхшырак күренә диләр бит: Татарстан, монда халыкның зәвыгы үзгәрдеме?
- Әле кичә Казаннан кечкенә генә автобус белән Чаллыга кайттым. Керә-керешкә гадәт буенча елмаеп исәнләштем дә, сәерсенгән карашларны тоеп, монда бу артык икән дип уйлап куйдым. Бер караганда, бик гади, табигый нәрсә бит инде ул - исәнләшү, елмаю... Киресенчә шул: этешү, дорфалык. Чисталык ягыннан да әллә ни үзгәреш күрмәдем. Подъездларга боры­ның­ны тотып керәсең, стеналарны язып-сызып бетергәннәр, Лифтлар да шундый хәлдә, гафу итегез, хәтта кайсысы йомышын да башкарган.Кибетләргә кергәч исә, киресенчә, бай яшиләр! - дип тел шартлатасың. Ул күлмәкләр, ул косметика - мин үзебездә андый бәягә тауар алмыйм. Йә монда артык бай халык яши, йә... Швеция социаль яктан нык алга киткән. Барысы да кеше, аның рәхәт яшәвен кайгыртып эшләнгән. Бигрәк тә лаеклы ялга чыккан өлкән буын өчен уңайлы шартлар тудырылган. Аларга нинди генә ташламалар юк! Швециядә гомер озынлыгы 80нән артып китә. Гомумән, анда пенсионердан баерак кеше юк.
- Улыгыз ничә тел белә?
- Илхан швед телендә, татарча иркен сөйләшә. Мин аның белән фәкать татарча гына сөйләшәм. Инглиз мәктәбендә белем ала, күптән түгел французча да укый башлады.
- Гаиләгез белән иҗат кешеләре. Иң истә калган чыгышларны искә алыйк әле.
- Әлбәттә, Уфадан Болгарга су юлы буйлап сәяхәт. Әмирхан Еники, Наҗар Нәҗми, Фәридә Кудашевалар белән сәяхәт иттек һәм шушы асыл затлар алдында гаиләбез белән чыгыш ясадык. Урыннары оҗмахта булсын. Онытылмас чыгышларыбызның берсе - Түркәр тырышлыгы белән Стокгольм концерт залларының берсендә шведлар өчен татарча концерт оештыру иде. Анда Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар да чыгыш ясады. Без эстрада җырларын да, халык җәүһәр-ләрен дә тәкъдим иттек. Түркәр һәр чыгышны шведча аңлатып барды. Залда 90 процент тамашачы швед иде, аларга бу кичә бик ошады. Сабантуйлар оештырабыз. Башка илләрдәге сабантуйларда катнашабыз. Узган елны Лондонда беренче тапкыр сабантуй узды. Мин анда җырладым.
- Туган илдән нинди хисләр белән китәсез?
- Сагынып кайтам һәм бер елга җитәрлек энергия алып китәм. Әле менә бу юлы да ике җыр иҗат иттем һәм яздырып алып та китәм. Берсе аның Рәзинә Насыйбуллина сүзләренә "Син ашыктың" дип атала, икенчесе Сания Әхмәтҗанова сүзләренә "Сагыну" җыры. Узган елны Салават "Язмышым син" (Р.Насыйбуллина сүзләре) дигән җырымны башкарды. Бик сагынып кайтам... Авылымда зиратка барып догалар укыйм, туган нигездә ашлар үткәрәбез. Ни дисәң дә, туган якны бер генә җир белән тиңләп тә, алмаштырып та булмый. Минем моннан якты өметләр белән китәсем килә. Әмма мондагы проблемалар, яшәү рәвеше, халыкның социаль якланмавы борчуга сала, йөрәкне әрнетә шул.
Гөлүзә Зыятдинованың " Якты юл"га язган хатыннан:
" Yakti yul " gazetasi minem ochen bik yakin. Tugan rayonimning gazetasi bit. Uzem Tukay rayoni kultura bulegende 1985-89 yillarda eshlegen idem, Yakti yul belen berge agitbrigadalarga da chiga idek, Zahida apa Motigullina belen.( Чит илдәге кардәшләребез латин хәрефләре белән яза.)

Рәсемдә: Гөлүзә Зыятдинова,Камбулатов Сәлим Сүриевич, Әлфинур Сәхәпова(хәзерге фамилиясе- Җаббарова) 1985 ел.

Минем зур хобби - рәсемгә алу. Минем һәрчак үзем белән фотокамерам йөри, бигрәк тә табигатьне төшерергә яратамын. Буш вакытым булганда кесәгә камерымны тыгам да, китәмен чыгып. Нинди матур чәчәк, яфрак, кош, бөҗәк дигәндәй... Шул матур мизгелләрне тотасым килә камерама. Рәхәтләнеп саф һава да сулыйм, уйланып,хыялланып, илһамланып, энергия җыеп кайтамын. Швециянең табигате бик матур. Ләкин менә соңгы елларда кыш бик кыска. Әле 21нче январьдә генә быел шәп итеп кар яуды, 22 дә көне буе яуды. Мин инде камерамны алып, иртән үк, иртәнге аштан соң чыгып киттем. Менә шуннан берничә фото.
Минем "Кышкы иртә" дигән җырым да бар. Рәзинә Насыйбуллина сүзләренә язылган.Менә шундый хыялланып йөргән мизгелләрдә туган җыр инде ул
Иҗатым (икенче хат)

Мин иң беренче җырымны 2008 елда яздым. Җыр язарга исәбем дә юк иде. Ул елны , Чаллыга кайткач, Энҗе апа Гайфетдинова үзенең һәм ире Гамир абыйның шигырьләре тупланган "Куш йөрәк" китабын бүләк итте. "Менә Гөлүзә - җыр яз безнең сүзләргә", - дип. Мин бер караганда аптырап та калдым. Ул чакта әле бер көй дә язганым юк иде. Шуннан соң Швециягә кайткач, мин ул китапны укыдым һәм бик тә дулкынландым, бигрәк тә Гамир абыйның Энҗе апага багышлап язган "Каласың" дигән шигырен укыгач. Шунда ук миндә көй туды һәм синтезаторга утырдым. Бу һәм башка җырларым да "Күңел" радиосында бар. Энҗе апа, Гамир абыйлар белән 80-90 елларда бергә Чаллы халык театрында "Язлар моңы"нда уйнаган идек (Әхәт Гаффар)

Кыскасы, мин Гамир абый сүзләренә "Каласың", "Куш йөрәк", "Сиңа", ә Энҗе апа сүзләренә "Яшьлекне сагыну"(Салават Фәтхетдинов башкара), "Ялгызларга кырын карамагыз" җырларын яздым.

"Ялгызларга кырын карамагыз" җырының аудиоязмасы вакытында аккош рәсеме тора. Ул кошны мин Швед короле яшәгән сарайлары, бакчаларындагы күлендә фотога төшердем.

Икенче булып язган җырым - "Чәк-чәк" булды, Зөләйха Минхаҗева сүзләренә. Аның ТНВ төшергән видеосы да бар.

Рәсемдә: Гөлүзә Зыятдинова, Зөләйха Минхаҗева

Минем көйләр күбрәк сагышлы, Түркәр дә әйтә, "Бераз күңеллерәк, дәртлерәк җырлар яз инде", -ди. Ләкин алай да лирик көйләр өстенлек ала. Ни дисәң дә, "Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил", диләр бит.

Менә бу шагыйрәләр белән иҗади хезмәттәшлек итәм, аларның темаларын яратам, һәм бергәләп шундый җырлар яздык:

Рәзинә Насыйбуллина ("Язмышым син"(Салават 2012 елдагы программасында башкарды), "Кышкы иртә", " Син ашыктың , мин соңладым"), Сания Әхмәтҗанова ("Кардәшлекне саклыйк йөрәктә"," Сагыну", " Бергә чакның кадерен белик"), Асия Юнысова ("Елмай")

Асия апа белән 2007 елда Уфа-Казан сәяхәтендә теплоходта танышкан идек - бик күңелле, талантлы шәхес.

"Кардәшлекне саклыйк йөрәктә" дигән җырны язу тарихы болайрак булып чыкты. Мин 2007 елда Казанда "Җиде йолдыз" Халыкара Телевизион фестивалендә катнаштым. Аннан, Чаллыга кайту өчен автобуска утырыр алдыннан, киоскта татарча газеталар алдым, укып кайтырга. Шунда Сания Әхмәтҗанованың яңа шигырьләре дә бар иде. "Кардәшлекне саклыйк йөрәктә" шигырен укыгач,шундый якын булды миңа. Гел үземә багышлап язылган кебек тоелды эчтәлеге. Швециягә кайткач, 2008 елны бу сүзләргә җыр яздым.

Һәрбер автор белән бер тарих дигәндәй, Рәзинә Насыйбуллина белән болайрак булды. Мин бер юлы шулай Чаллыга кайткач, "Энергетик"мәдәният йортының банкет залында "Якташлар бәйрәме" иде. Анда мине Ренат Гобәйдуллин белән Гөлзада Рзаева чакырган иде. Рәзинә апа белән шунда таныштык. Якташлар бит, ул элеккеге Минзәлә районының Чебенле авылыннан. Рәзинә апа белән янәшә туры килдек, сөйләшә киттек, ахырда ул үзенең шигырь җыентыгын бүләк итте . Аны башка китаплар белән Швециягә алып киттем, укыгач, сүзләрен бик ошаттым. "Сине яратканга күрә" ("Язмышым син") шигыренә көй яздым. (Салават бик яратып, аны үз репертуарына алды). Бик тә талантлы журналист һәм шагыйрә, якташым Рәзинә Насыйбуллина белән алга таба да элемтәдә торып, безнең тагын матур гына җырларыбыз туды.

Рәсемдә (сулдан уңга ) музыкант Марат Вәлиев, Гөлүзә Зыятдинова, Рәзинә Насыйбуллина

"Каласың" дигән иң беренче җырыма , шулай ук "Чәк-чәк", "Кардәшлекне саклыйк йөрәктә" , "Ялгызларга кырын карамагыз" һәм "Елмай" җырларына аранжировканы Илдус Низамов эшләде. Бу җырчы, композитор белән мин 1985 елдан ук таныш. Без бергә Тукай районында күп кенә бәйрәмнәр үткәрдек, агитбригадаларда йөрдек, шулай ук , Салават Фәтхетдинов бригадасыннан киткәч, 1991 елда үзебезнең эстрада группасын төзедек : Габидулла Хөрмәтуллин, Илдус Низамов, мин.

Рәсемдә : (сулдан уңга ) Илдус Низамов, Гөлүзә Зыятдинова, Габидулла Хөрмәтуллин, Флүзә Насыйрова, Шамил Вәлиуллин

Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм башка төбәкләрдә бик күп концертлар биргән идек. Илдус белән элемтәне югалтмадым, әйткәнемчә, иң беренче җырыма ул аранжировка эшләде. Архивымда 1990 елларда Илдус белән бергә башкарган "Салават күпере" дигән аудиоязма саклана.

Рәсемдә: Гөлүзә Зыятдинова, Илдус Низамов

Башка аранжировкаларны Чаллының бик тә оста музыкант егете Марат Вәлиев эшли. Җәен , кайткан арада, анда бер җыр булса да яздырып китәмен.

Швециядәге бар нәрсәгә сакчыл караш турында:

"Швециядә таксида да, үз машиналарында да йөриләр, әлбәттә. Шулай да җәмәгать транспортында йөрүчеләр күбрәктер. Мәсьәлән, безнең өйдән ерак түгел генә поезд тукталышы урнашкан. Без шәһәргә, Стокгольмга поезд белән 18 минутта барып җитәбез. Нигә машина белән барырга? Иртән эшкә шәһәргә баручылар да поезд га кадәр берничә тукталыш кына баралар да, шунда машиналарын калдырып, поездга утырып шәһәргә эшкә китәләр. Биредә велосипедта йөрү бик популяр. Без үзебез дә гаиләбез белән сәпидтә чабабыз: мәктәпкә дә, эшкә дә, кибетләргә дә. Яхшы сәпид юллары каралган, шәһәрдә дә.

Экономия дигәннән: Лампаларның да күп электроэнергия сарыф итмәгәннәрен кулланабыз. Без үз йортыбыз , ягъни виллада торабыз. Җәен көн кызу булганда, безнең икенче катта бик тә эссе була. Ә кышын, бигрәк тә җил булса, өебезне салкын ала. Виллада торучыларның өйләре шулай салкынча була, мин инде хәзер бу шартларга ияләштем, җылырак киенәм. Өебез электр белән җылына бит. Димәк, җылыны күп ачсаң, акча күп яна. Йокы бүлмәсендә саф һава - һәрчак 15 ләп градус, ә залда - уртача 18 ләп. Әле бездә ярый. Без шулай бер елны Ирландиядәге Дублинга дусларыбызга кунакка барган идек. Башта телефоннан хуҗабикә безгә : "Белеп торыгыз, безнең өйдә салкын", диде. Әйе, бездә дә салкын, дидем аңа. Шуннан соң сорый: "Ничә градус сездә?", ди. Мин 15-16 дим. Ооо,әле сезнең өйдә җылы икән, ди. Аларда 13-14 икән. Ярый, без баргач, өстәмә җылыттылар инде.(Без дә кунаклар өчен җылыта алабыз).

Киенүгә килгәндә, биредә табигый тун кию юк дисәм, дөреслеккә туры килер, бик сирәк кенә, карт әбиләрдә генә күрергә мөмкин, анысы да ясалма тун булырга мөмкин. Мех, тун кию куркыныч та, хайваннарны яклаучы һәм саклаучылар андый киенүчеләрне яратмыйлар бит. (Бер елны шулай, шәһәрнең бер мех кибетенең ишеген һәм тәрәзәләрен сызып, буяулар белән бозып бетергәннәр иде) Стокгольмдагы иптәш кызым миңа килер алдыннан ук кисәткән иде, мех башлыкларыңны китереп тә торма, дип. Шулай итеп дөрес эшләгәнмен. Куртка, уңайлы аяк киемнәре, күбрәк спортча киенәбез инде.(Хәзер инде сездә дә шулайдыр)

Бездә Швециядә, балалар бакчасыннан ук, әйберләрне сортировать итәргә өйрәтәләр. Мәс ьәлән, кәгазь - аерым, пыяла савытлар, шешәләр - аерым, ак пыяла-аклары, төсле пыяла -төслеләре янына аерым контейнерга ташлана.

Беренче рәсемдә : "Кире кулланышка тапшырыла торган чупләр станциясе"(Шведчадан тәрҗемә иткәндә шулай була) Икенче рәсемдә урамдагы арбалар. Берсендә кәгазь, газета , журналлар, ә икенчесендә кухня чүпләре, ризык калдыклары - бәрәңге, кишер кабыгы һ. б. Кызыл төстәге тартма- батарейкалар өчен

Урамда һәрбер йорт алдында иске, кирәкмәгән газета, журналларны салу өчен зур, тәгәрмәчле пластмасс арбалар тора. Аларны айга бер тапкыр йөк машинасы килеп, үз контейнерына бушатып китә. Шунысы кызыклы, бу арбага син хатны ташлый аласың, ә конвертын ташларга ярамый, чөнки конвертның ябыштырган урыны катырак та, клейлы да бит, ягъни ярамаган матдә кулланыла, ә иске кәгазь, газета-журналларны эшкәртеп, яңа кәгазь җитештерелгәндә ул конверт, әйткәнемчә, зыянлы һәм зарарлы булып чыга.

Рәсемдә: контейнерга язылган: "Бары тик газеталар өчен генә"(Уртада "конверт ярамый" диелгән)

Көзен яфракларны бер капчыкка тутырабыз. Ташлыйсы иске кием, тукымалар да аерым җыела, электрон җиһазлар да, батарейкалар да, химик: шампунь, калган чәч буяулары, парфюм, иске кремнар да барысы да чүплектәге аерым контейнерга ташлана. Ә иске дарулар, калган таблеткалар, рецепт белән алынган кремнарны җыеп, аптекага тапшырабыз.

Рәсемдә : Шул ук станциядә. Куллануга яраклы киемнәр һәм аяк киемнәре.

Кока-кола шешәләрен һәм башка пластик савытларны кибеттә тапшырабыз да, чек алабыз. Бәлки сез дә шулай эшли башлагансыздыр.

Әйләнә-тирә мохитны чиста тоту өчен дә күп эшләнелә. Урамнар, паркларда чүп савытлары җитәрлек куелган. Ә этләрнең тизәкләрен ташлау өчен махсус чүп кәрзиннәре дә каралган, ягъни этне һавага алып чыккан хуҗасы һәрвакыт кесәсендә пластик пакет йөртә. Эт йомышын башкаргач, хуҗа аның артыннан җыештырып, тизәкле пакетны урамдагы шул махсус кәрҗиннәргә ташлый.. ( Ә бит, мисал өчен Францияне алсак, Парижда гына да бер ел эчендә меңәрләгән кеше шул эт тизәгенә таеп, аякларын тайдыра, сындырып, хастаханәгә керәләр икән. Бу турыда мин бер швед язучысының мәкаләсендә укыган идем)

Кыскасы, биредә һәр нәрсә уйланылган, эшләргә генә кирәк. Без- кешеләр бит төрле , әлбәттә, урамда чүпне ташлаучылар да, яисә эт тизәген җыймаучылары да очрый. Ләкин, бәхеткә каршы, алар сирәк.

Экономия турында язганнарның барысы да швед халкының холкы, алардагы гадәтләр белән дә тыгыз бәйле дип уйлыйм. Киләсе хатымда бу милләт турында тәэсирлэрем, күзәтүләрем белән дә уртаклашырмын.

Барчагызга да ягымлы сәламнәр белән, милләттәшегез һәм якташыгыз Гөлүзә.

"Кышкы иртә" җыры:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев