Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уҗымнар торышы өметләндерә

Кышның соңгы ае калып бара. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек тынмый. Районның авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Галимҗан Шәйморатов та район хакимиятендә үткән чираттагы дүшәмбе утырышында әлеге темага чыгыш ясады. Ул ашлама, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителештән кала, җирне сәламәтләндерү, тукландыруга, уҗымнарга зур игътибар бирелүен әйтте. Быел район...

Кышның соңгы ае калып бара. Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек тынмый. Районның авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Галимҗан Шәйморатов та район хакимиятендә үткән чираттагы дүшәмбе утырышында әлеге темага чыгыш ясады.
Ул ашлама, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителештән кала, җирне сәламәтләндерү, тукландыруга, уҗымнарга зур игътибар бирелүен әйтте.
Быел район буенча барлыгы 12864 гектар уҗым чәчүлеге бар. Шуларның 4042 гектары - көзге арыш, 7199 гектар -
көзге бодай, тритикале 1490 гектар мәйданны били. «Уҗымнарның торышы бүгенге көндә яхшы. Кар катламының әйбәт булуы да яшь үсентеләргә язын дым җитәрлек булачагына өмет бирә. Һава торышы тотрыклы булып, салкыннары гына әйләнеп кайтмасын», - диде Галимҗан Шәйморатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев