Якты юл
  • Рус Тат
  • 25 декабрь 2014 яңалыклары

    • 25 декабрь 2014 - 13:15
      Зөлфия Фәрхетдинованың бүтән кул эшләре
      Исәнмесез! Конкурсның беренче этабында җиңүемә бик шатмын. Мин яңадан конкурста катнаша алмасам да, сезгә берничә кул эшләремнең фотосын җибәрәм. Фәрхетдинова Зөлфия.
      616
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 12:55
      Тукай районында "Алло,"Бердәм Россия" Кыш бабае тыңлый" акциясе үтте
      Тукай районында матур традициягә әйләнеп киткән «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе быел да матур гына үтеп китте. Кыш бабай белән Кар кызына дүшәмбе көнне төрле авыл җирлекләреннән 40тан артык бала шалтыратты. Сабыйлар Кыш бабайга сәнгатьле итеп матур шигырьләр сөйләделәр, 1-2 куплет җыр да җырладылар. Кыш бабай исә, үз...
      440
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 12:34
      Тукай районының яшь спортчылары Мамадыштан җиңү белән кайтты
      Үткән шимбәдә Мамадыш шәһәрендә ирекле көрәш буенча республика турниры үткәрелде. Анда 1998-2005 елгы малайлар һәм кызлар көч сынашты. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән барысы бергә 300дән артык спортчы бар иде. Районыбыз данын Круглое Поле поселогы яшүсмерләре яклап чыкты. Үз авырлыклары буенча II урынны, III урынны исә Валерия...
      852
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 11:53
      Калмия авылының ветераннар клубында – күңелле кичә
      Декабрь аенда Калмия авылы ветераннар клубының чираттагы утырышы узды. Ул әниләребезгә багышланган һәм 2014 елны озатып, яңа 2015 елны каршылар алдыннан башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланган иде.
      637
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 09:04
      Бураннарда юлсыз каласы килми
      Соңгы көннәрдә кар шактый зур күләмдә яуды. Әле алга таба да синоптиклар явымлы көннәр вәгъдә итә. Авыл халкы юлларны чистартып өлгерерләрме дип борчыла. «Кышкы сезонга кергәннән бирле тәүлеклек режимда эшлибез, транспорт хәрәкәтендә өзеклек тудырмаска тырышабыз, - дип аңлатып үтә район территориясендә трассаларга һәм авыл арасындагы юлларга хезмәт күрсәтүче «Татавтодор» җәмгыятенең...
      442
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 08:12
      Хезмәт турындагы законнар бозылса, «кайнар линия»гә хәбәр итегез
      Эш бирүче хезмәт турындагы законнарны бозганда, ягъни хезмәт хакын вакытында түләмәгәндә, «конвертта» биргәндә, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә эшкә алганда, минималь эш хакыннан кимрәк акча түләгәндә (2014 елда аның күләме 5554 сум), райондашлар хокук бозу фактлары турында 8 (8552) 70-00-76 телефоны аша район Башкарма комитетына «кайнар линия»гә шалтыратып хәбәр итә ала.
      486
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 08:07
      «Эссен Продакшн»да да булдылар, Түбән Суыксудагы яңа хоккей кортын да карадылар
      Кичә район мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре Яр Чаллының Сидоровка поселогында урнашкан «Эссен Продакшн» җәмгыятендә булып, анда кондитер эшләнмәләре җитештерү эшен күреп кайттылар. Бу чара мәгариф хезмәткәрләрен сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән таныштыру, мәгълүматны балаларга җиткереп, һөнәр сайлауда аларга юнәлеш бирү максатыннан оештырылды. Әлеге эчтәлекле һәм кызыклы...
      443
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 07:54
      Рөстәм Ясавиев - күпкырлы талант иясе.
      Кендек каным тамган җирем. Халык телендә әнә шундый гыйбарә бар. Туган җирен сагынудан, җирсүдән иза чиккәндә әйтеләдер бу сүз. Туган җир дигәндә без, авыл балалары, авылыбызны күз алдына китерәбез. Авылдашыбыз Рөстәм Ясәвиев та гомер иткән шәһәрен ташлап, туган Күзкәенә кайтып урнашкан. Кызганыч, кайчандыр ташлап киткән йорт-нигездә инде башкалар яши. Ә...
      710
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 07:43
      Шартлар бар, уңышлар озак көттермәс
      Агымдагы елның соңгы көннәре. Спорт өлкәсендә аны нинди нәтиҗәләр һәм истәлекләр белән озатабыз? Уңышлар белән бергә күңелне борчыган мәсьәләләр дә булгандыр. Шулар турында районның спорт, яшьләр белән эшләү һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Рәкыйп улы Гәрәевкә берничә сорау белән мәрәҗәгать иттем.
      491
      0
      0
    • 25 декабрь 2014 - 06:30
      Коткаручылар балалар белән очрашты
      27 декабрьдә Гадәттән тыш хәлләр хезмәте коткаручылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан районның бу тармакта эшләүче хезмәткәрләре балалар белән очрашып, аларга үз эшчәнлекләре турында сөйлиләр. Күптән түгел шундый чара Кече Шилнә авылының «Колосок» балалар бакчасында узды. Күзәтчелек эшчәнлегенең район буенча бүлеге башлыгы А.Власов биредә тәрбияләнүчеләргә гадәттән тыш хәлләр...
      424
      0
      0
    Реклама