Якты юл
  • Рус Тат
  • 24 декабрь 2014 яңалыклары

    • 24 декабрь 2014 - 08:18
      Өйләр якты һәм җылы булсын өчен үз һөнәренең осталары булган энергетиклар кирәк
      Декабрьнең 22сендә энергетиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә бу тармакта эшләүче барлык хезмәткәрләрне район башлыгы Васил Хаҗиев котлады. Бүгенге тормышыбызны электр энергиясеннән башка күзаллау мөмкин түгеллеген, бер генә сәгатькә электрсыз калуның да никадәр зур күңелсезлекләргә китерүен ассызыклап үтте. һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без дә энергетикларның эшчәнлегенә бераз...
      600
      0
      0
    • 24 декабрь 2014 - 08:16
      Авыл кешесе доллар арта дип коткыга бирелми
      Икътисад тотрыклы түгел, Россия сумы куәтен югалтты. АКШ долларына карата ул арзанайды. Бүген бер доллар 54,56 сумны, бер евро исә 66,75 сумны тәшкил итә. Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина тиздән валюталар тотрыкланачак дип өметләндерә. Әмма халык сумның арзанаюына борчыла, аның белән бергә товарларга да бәяләр арта бит. Ә сезне...
      470
      0
      0
    • 24 декабрь 2014 - 08:15
      Бала – иң мөһим пассажир
      Кышкы каникуллар алдыннан һәм яллар барышында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре автомобильдә балаларны алып бару кагыйдәләрен бозучыларны, җәяүле балаларга юл бирмәүчеләрне аерым игътибарга алалар. 22 декабрьдән 30ына кадәр һәр елдагыча «Бала - иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция үтә. Елның 11 пе эчендә район территориясендә балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде,...
      488
      0
      0
    • 24 декабрь 2014 - 08:14
      Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясендә яңа җитәкче
      Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе башлыгы вазифаларын башкару Рөстәм Фәһим улы Төхбәтуллинга йөкләнде. Моңа кадәр инспекцияне җитәкләгән Ильяс Мәхмүт улы Гыйлаев лаеклы ялга китте.
      481
      0
      0
    • 24 декабрь 2014 - 08:11
      Авыл җирлекләренең яртысында Инвалидлар ункөнлеге сүлпән үткән
      - Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр турында билгеле бер көннәрдә генә түгел, һәрдаим кайгыртырга кирәк, - диде атналык киңәшмәдә районда узган инвалидлар декадасына йомгак ясап, районның ветераннар оешмасы һәм инвалидлар советы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина. Авыл җирлекләренең күпчелегендә ункөнлекне үткәрүгә җаваплы караганнар - төрле чаралар уздырылган, инвалидларга күчтәнәчләр тапшырылган, вакытлы матбугатка яздырганнар. «Районда...
      467
      0
      0
    • 24 декабрь 2014 - 07:32
      Үзләре җитештергән яшелчәләрне чистартып, махсус капларга салып сатарга җыеналар
      Агымдагы ел тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Хуҗалыклар тарихта каласы 2014 ел йомгакларын тикшереп, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре һәм нинди мөмкинлекләрне тулы файдалана алмаулары турында фикер алышалар. Киләсе елга бурычлар билгелиләр. Районда беренчеләрдән булып хисап җыелышы «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында үтте.
      502
      0
      0
    • 24 декабрь 2014 - 06:59
      2015 елда социаль пенсияләр 13 %ка арта
      Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов идарә утырышында шундый яңалык җиткерде. Түләүләр яшәү минимумы үсү сәбәпле индексацияләнә. - Яшәү минимумы бюджетта планлаштырганча 12,9 түгел, ә 13,3 %ка үсә, - диде Антон Дроздов. - Социаль пенсияләр апрельдән 13,3 %ка арта.
      639
      0
      0
    Реклама