26 сентябрь 2012 яңалыклары
-
26 сентябрь 2012 - 04:56Круглое Полега суның салкыны да, кайнары да яңа торбалардан киләчәкБүгенге авыл шәһәрнекеннән ким шартларда яшәми. Газы кергән, эчә торган суы да, кайнары да краннан агып торган уңайлы шартларда, иркен матур йортларда яшәү инде нормага әйләнеп бара. Круглое Поле поселогында да әнә шул максаттан иртә яздан бирле төзелеш туктап тормады. Беренчедән, "Чиста су" программасы кысаларында поселокның яңа өлешендә су челтәрләре...
-
26 сентябрь 2012 - 04:54Балаларны сөендерүчеләр кемнәр алар?Республикада соңгы елларда "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе үткәрелеп килә. Быел районда шушы акция кысаларында I-XI сыйныфларга укырга баручы 110 балага, 13 күп балалы гаиләгә уку кирәк-яраклары алуда ярдәм күрсәтелде. "РИТЭК" ААҖ, "Биклән" җитештерү кооперативы, "Алмаз", "Гигант", Сәйдәшев исемендәге, "Чаллы яшелчәсе", "Ярыш", "Вамин-Татарстан", "Кама-Бекон", "Бигеш", "Чулман", "АвтоСтройИнком", "Фирма Подряд", "ТМИМ",...
-
26 сентябрь 2012 - 04:51Ачык ишекләр көне21-22 сентябрьдә үткән "Ачык ишекләр көне"ндә салым инспекциясенә 487 салым түләүче мөрәҗәгать итте. Алар биредә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, "Салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисында теркәлделәр, дип хәбәр иттеләр Россия Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясеннән.
-
26 сентябрь 2012 - 04:50“Гигант” терлекчеләре үрнәгендә – төбәк семинар-киңәшмәсеУзган атнада "Гигант" ҖЧҖ җирлегендә 2012-2013 елгы көзге-кышкы асрау чорында терлекчелек продукциясе җитештерүнең, малларның баш санын саклау, көтүне яңартуның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланган төбәк семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, нәсел эше буенча ТР баш дәүләт...
-
26 сентябрь 2012 - 04:49Болгарга сәяхәтӨлкәннәр көненә багышланган чараларны иң беренчеләрдән булып район Пенсия фонды башлап җибәрде. 21 сентябрьдә фонд каршында оештырылган "Россия пенсионерлар союзы" бөтенроссия җәмәгать оешмасының 30 активистын Болгарга экскурсиягә алып бардылар. Алар биредә тарихи-мәдәни һәйкәлләрне карадылар, Икмәк музеенда, Ак мәчеттә булдылар.
-
26 сентябрь 2012 - 04:48Кадастр инженерларының яңа оешмасы төзелдеКүптән түгел республиканың кадастр тармагында яңа оешма барлыкка килде. Сүз "ТР кадастр инженерлары берләшмәсе" коммерциянеке булмаган үзкөйләнешле партнерлык оешмасы турында. Берләшмә ТР буенча Росреестр идарәсе һәм "Росреестрның федераль кадастр палатасы" ФДБУ, шулай ук ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы һ.б. дәүләт структуралары ярдәмендә төзелде.
-
26 сентябрь 2012 - 04:47Ярминкәләр бараКөзге ярминкәләр быел декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Районыбыз авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, гадәттәгечә, Яр Чаллы шәһәренең Сарман трактында сәүдә итә. Узган ярминкәгә район җитештерүчеләре 1 млн 114 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе, шул исәптән 40 тонна бәрәңге, 5 тонна кәбестә, яшелчә, 2 тонна мөгезле эре терлек ите алып килгәннәр....
-
26 сентябрь 2012 - 04:45Безнең инспектор – призлы урында18-19 сентябрьдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә "Татарстан Республикасының иң яхшы ЮХИДИ хезмәткәре" исеменә һөнәри осталык конкурсының финал өлеше үтте. Финалда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 14 инспектор катнашты. Алар зона этаплары буенча сайлап алынды. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен, ЮХИДИ эшчәнлегенә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга кагылышлы норматив...
-
26 сентябрь 2012 - 04:35ЙөгердекБөтенроссия "Милләтләр кроссы - 2012" кысаларында узган шимбәдә район халкы йөгерешкә чыкты. Авыл җирлекләрендә ярышларда катнашкан йөгерешчеләрнең гомуми саны 1560ка җитте.
-
26 сентябрь 2012 - 04:30Китапханәчеләр Зифа Кадыйрова белән очраштыАвыл китапханәләрендә бәя биреп бетергесез рухи хәзинә тупланган. Китапларда - аң-белем, акыл тормыш фәлсәфәсе. Ә теләсә кайсы әдәби әсәрнең чын бәясен, кадерен аңлар өчен аны укырга, язучының үзе белән очрашырга кирәк икән. Күзкәй авылы китапханәсендә язучылар белән очрашулар әледән-әле булып тора. Танылган язучылар Туфан Миңннуллин, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Вахит...