“Гигант” терлекчеләре үрнәгендә – төбәк семинар-киңәшмәсе
Узган атнада "Гигант" ҖЧҖ җирлегендә 2012-2013 елгы көзге-кышкы асрау чорында терлекчелек продукциясе җитештерүнең, малларның баш санын саклау, көтүне яңартуның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланган төбәк семинар-киңәшмәсе узды. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, нәсел эше буенча ТР баш дәүләт...
Терлекчелекнең бүгенге халәте, проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшүгә Тукай, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман районнарыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, баш дәүләт ветеринария инспекторлары, селекция-нәсел хезмәте башлыклары, зоотехниклар, көтү яңарту технологлары һәм ферма мөдирләре чакырылган иде. Республика терлекчеләренең сигез айлык эш нәтиҗәләре турында доклад белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Республика күрсәткеченә тискәре йогынты ясаучы һәр район, һәр хуҗалык эшчәнлегенә аерым тукталып, конкрет мисаллар-саннар белән дәлилләп анализ ясады, кимчелекләрне төзәтү зарурлыгын ассызыклады, 2012-2013 елларда малларны кышкы асрау чорына бурычлар билгеләде. Республиканың баш терлекчесе тәнкыйть утына тоткан районнар, хуҗалыклар белгечләре өчен бик тә үтемле "дәрес" булды бу.
Гомумән, семинарның киңәшмә өлешендә тыңланган чыгышларның һәркайсы игътибарга лаек. Еллар дәвамында сыналган алымнар белән беррәттән, терлекчелек тармагын табышлы итү, җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшырту, эш алымнарын җиңеләйтү, камилләштерү максатында көннән-көн яңарак, кыюрак инновацион технологияләр кулланылышка керә. Яңа төр җайланмаларның барысы да куллану өчен уңайлы, күчереп йөртү өчен җиңел, бәяләре дә артык кыйммәт түгел. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында малларның сакланышын иминиятләштерү зарурлыгы турында да фикер-киңәшләр тыңланды.
Семинарның гамәли өлеше "Гигант" ҖЧҖнең менә дигән итеп төзекләндерелгән, эче-тышы агартылган, утарларына эскертләп салам өелгән, сенаж базлары сыйфатлы масса белән шыплап тулган терлекчелек комплексында дәвам итте. Әлеге хуҗалык, дистә еллар дәвамында бөтен тармакларның эшчәнлеген дә бердәй югары җитештерүчәнлек, икътисадый тотрыклылык һәм рентабельлелек белән алып баручы көчле, әйдәп баручы предприятие буларак, республика дәрәҗәсендә үрнәк итеп куела. Бүген хуҗалыкның 4000 гектар сөрү җирләре бар. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны - 1712 баш, шул исәптән, 660 баш савым сыер. Узган сигез айда хуҗалык барлыгы 26351 центнер сөт саткан, һәр сыердан тулай савымны 3993 килограммга җиткереп, планны 102 процентка үтәгән. Планда ел азагына һәр сыердан тулай савымны 6000 килограммга җиткерү. Моның өчен терлекчелек тармагында бөтен шартлар да тудырылган. Сыерлар торагының дүртесендә дә сөтүткәргеч үткәрелгән, заманча җиһазланган сөт блогында савылган продукция махсус үлчәгеч аша уза, һәр граммы исәптә. Чистартылып, суытылып, аксым микъдары, майлылыгы билгеләнеп, документлаштырып сатуга озатыла. Мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымын да 820 граммнан киметмиләр гигантлылар. Хуҗалыкның терлекчелек буенча рентабельлеге 40 процент тәшкил итә. Эшне оештыруның төгәл системага салынуы, маллар асрала торган һәр абзардагы тәртип, чисталык семинарда катнашучыларда ихлас соклану уятты. Корылыклы елларда да тотрыклы продукция алып, малларның сакланышын киметмәгән хуҗалыкның эшчәнлеген Нәҗип Нәкыйп улы да югары бәяләде.
Гомумән, малларны кышкы асрауга күчергән җаваплы көннәрдә берничә район белгечләренең җыелып сөйләшүе күркәм традициягә әйләнеп бара. Терлекчелек продукциясе җитештерү, ясалма орлыкландыру, көтүне яңартуның нәтиҗәлелеген арттыру максатында "Гигант" җирлегендә тәкъдим ителгән алымнар, район ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан әзерләнгән күрсәтмә материаллар, ветеринария аптекасы, гамәли диагностика, дәвалау ысуллары һ.б. семинарда катнашучылар өчен яхшы тәҗрибә уртаклашу мәктәбе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев