9 декабрь 2011 яңалыклары
-
9 декабрь 2011 - 05:27Алдаучылар юлын табаМошенниклар хәйләләп акча урлау юлларын көннән-көн арттыра баралар, ләкин кайбер схемалар гасырлар дәвамында да үзгәрми. Мәсәлән, әле ноябрь аенда гына җинаятьчеләр Түбән Камада яшәүче пенсионер ханымның өенә кереп, алдау юлы белән 30 мең сум акчасын, 50 мең сумлык алтын әйберләрен алып чыгалар.
-
9 декабрь 2011 - 05:24Штраф түләмәгән өчен машина йөртүчеләр кулга алындыРайон эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлегендә штрафларны законда каралган срокта түләмәүчеләргә карата Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсенә нигезләнеп, агымдагы елның 11 аенда барлыгы 182 беркетмә төзелде. Закон бозган машина йөртүчеләрнең 44е 1дән 15 тәүлеккә кадәр вакытка кулга алынды, калганнарыннан 1000әр сум күләмендә штраф түләтелде.
-
9 декабрь 2011 - 04:52Пенсия тупланмаларын ала башлыйларПенсияләрне үзең акча кертү юлы белән тулыландыру махсус программасы гамәлгә кергән иде. 2012 елның 1 июленнән әлеге программада катнашучы пенсионерларга өстәмәләрен алу мөмкинлеге бирелә. Түләүләр, кешенең кайда исәптә торуына карап, гариза нигезендә Россия Федерациясе Пенсия фонды аша да, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары аша да башкарылырга мөмкин.
-
9 декабрь 2011 - 04:51Казларга сорау күп10 декабрьдә шәһәрнең Азатлык мәйданында 8дән 15 сәгатькә кадәр янәдән каз ярминкәсе үтәчәк. Сатып алучыларга суытылган, каклаган, ыслаган каз, тавык, күркә итләре, тере казлар тәкъдим ителер дип көтелә. Шулай ук декабрь аенда һәр шимбәдә Сарман трактында, Шамил Усманов һәм Галиәскар Камал урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк, дип хәбәр итә...
-
9 декабрь 2011 - 04:50Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмиЯнгын күзәтчелегенең район бүлегеннән кергән мәгълүматлар эзеннән район прокуратурасы Иске Дөрештәге "Эльвина", Теләнче Тамак авылындагы "Дулкын" һәм Гүзәл" кибетләренә чыкты. Тикшерү барышында "Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турындагы техник регламент" (22.07.2008, №123) һәм "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы (21.12.1994) Федераль законнарның бозылуы билгеле булды. Кибетләрдә янгын очрагында халыкка хәбәр итү һәм эвакуацияләү системасының көйләнмәгән...
-
9 декабрь 2011 - 04:48“Ялкынлы” очрашу2 декабрьдә кичке сәгать 5тә Калмаш авылының Үзәк урамында янгын чыга. 70 яшьлек йорт хуҗасы сүзенә караганда, ул авылдашы белән кәеф-сафа корганнан соң, кунагын өйдә калдырып, каядыр китә. Ул китеп озак та үтми, йортны ут ялкыны камап ала. Иң сәере шул - янгын сүндерүчеләр килгәч тә хуҗа йорт эчендә кеше...
-
9 декабрь 2011 - 04:43Бүген Ватан үзенең каһарманнарын искә алаБезнең районда Ватан сугышында илбасар фашистларга каршы үзләрен аямыйча көрәшкән батыр улларыбызга - Казаклар авылы егете Нурми Шәриповка, Иштирәктән - Кәлимулла Якуповка, Новотроицкоедан Николай Лапинга Герой исеме бирелә. Якты дөньядан китсәләр дә, батырлыклары халык күңелендә яши. Алар хөрмәтенә ярышлар уздырыла, тормыш юллары өйрәнелә. Батырлыклары яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү чыганагы...