Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бүген Ватан үзенең каһарманнарын искә ала

Безнең районда Ватан сугышында илбасар фашистларга каршы үзләрен аямыйча көрәшкән батыр улларыбызга - Казаклар авылы егете Нурми Шәриповка, Иштирәктән - Кәлимулла Якуповка, Новотроицкоедан Николай Лапинга Герой исеме бирелә. Якты дөньядан китсәләр дә, батырлыклары халык күңелендә яши. Алар хөрмәтенә ярышлар уздырыла, тормыш юллары өйрәнелә. Батырлыклары яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү чыганагы...

Безнең районда Ватан сугышында илбасар фашистларга каршы үзләрен аямыйча көрәшкән батыр улларыбызга - Казаклар авылы егете Нурми Шәриповка, Иштирәктән - Кәлимулла Якуповка, Новотроицкоедан Николай Лапинга Герой исеме бирелә. Якты дөньядан китсәләр дә, батырлыклары халык күңелендә яши. Алар хөрмәтенә ярышлар уздырыла, тормыш юллары өйрәнелә. Батырлыклары яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү чыганагы булып тора.

Тыныч тормышта - сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә зур казанышларга ирешкән райондашларыбыз белән горурланабыз. Күзкәй кызы, сыер савучы Миннесәгыйрә Таҗиева, "Гигант", "Весенний" хуҗалыклары җитәкчеләре Нәҗип Зыятдинов, Равил Низаметдиновлар, Хуҗи авылы егете, комбайнчы Дамир Әхмәтовларның исемнәрен хөрмәт һәм ихтирам белән искә алабыз. Алар җитештерүчән хезмәт куюлары, коллективларын югары уңышларга туплаулары белән ил күләмендә танылдылар.

Бөтенсоюз КамАЗ төзелешендә танылган, районыбызда бердәнбер хезмәт каһарманы Нигъмәтулла Абдуллин бүген Кызыл Байрак авылында яши. Аңа озын гомер, исәнлек-саулык, яшь буынны тәрбияләүдә уңышлар насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев