Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Алдаучылар юлын таба

Мошенниклар хәйләләп акча урлау юлларын көннән-көн арттыра баралар, ләкин кайбер схемалар гасырлар дәвамында да үзгәрми. Мәсәлән, әле ноябрь аенда гына җинаятьчеләр Түбән Камада яшәүче пенсионер ханымның өенә кереп, алдау юлы белән 30 мең сум акчасын, 50 мең сумлык алтын әйберләрен алып чыгалар.

Өлкән буын вәкилләре, көтелмәгән кунакның хәленә кереп, аны кызганып, күп очракта үзләре төп башына утырып калалар. Шуның өчен иң беренче чиратта үз куркынычсызлыгың турында уйларга кирәк. Мошенниклар ышандыру сәләтен эшкә җигеп, үзләренең кырын гамәлләрен тормышка ашыралар. Өлкәннәр генә түгел, шулай ук яшьләр дә мошенникларның корбаны булырга мөмкин.

Полиция зыян күргәннәргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, шулай да иң ышанычлысы - сезнең белемле һәм сак булуыгыз.

Акчагызны һәм байлыгыгызны саклыйм дисәгез, түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез. Таныш булмаган кешеләр сезнең ишегегезне шакып, нинди дә булса товар тәкъдим итсәләр яисә кунарга сорасалар, андыйларны бусагадан аяк та атлатмагыз.
Банктан акча алганда да бик игътибарлы булыгыз. Нинди дә булса шик туган очракта банк хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез.

Шикле очракларга юлыксагыз, 71-37-60 яки 02 телефоннары аша полициягә шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев