Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлми

Янгын күзәтчелегенең район бүлегеннән кергән мәгълүматлар эзеннән район прокуратурасы Иске Дөрештәге "Эльвина", Теләнче Тамак авылындагы "Дулкын" һәм Гүзәл" кибетләренә чыкты. Тикшерү барышында "Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турындагы техник регламент" (22.07.2008, №123) һәм "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы (21.12.1994) Федераль законнарның бозылуы билгеле булды. Кибетләрдә янгын очрагында халыкка хәбәр итү һәм эвакуацияләү системасының көйләнмәгән...

Янгын күзәтчелегенең район бүлегеннән кергән мәгълүматлар эзеннән район прокуратурасы Иске Дөрештәге "Эльвина", Теләнче Тамак авылындагы "Дулкын" һәм Гүзәл" кибетләренә чыкты. Тикшерү барышында "Янгын куркынычсызлыгы таләпләре турындагы техник регламент" (22.07.2008, №123) һәм "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы (21.12.1994) Федераль законнарның бозылуы билгеле булды. Кибетләрдә янгын очрагында халыкка хәбәр итү һәм эвакуацияләү системасының көйләнмәгән булуы, бинаны төзегәндә тиз янып китүчән материалларның кулланылуы, электр җиһазларын һәм эвакуация юлларын файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлмәве ачыкланды.

Җитешсезлекләрне бетерүдә хуҗаларның берни дә эшләмәве кибеткә кергән бер гаепсез кешеләргә зыян китерергә мөмкин. Тикшерү нәтиҗәләре район судына җибәрелде, дип хәбәр итте район прокуроры ярдәмчесе, икенче класслы юрист Рөстәм Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев