Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ялкынлы” очрашу

2 декабрьдә кичке сәгать 5тә Калмаш авылының Үзәк урамында янгын чыга. 70 яшьлек йорт хуҗасы сүзенә караганда, ул авылдашы белән кәеф-сафа корганнан соң, кунагын өйдә калдырып, каядыр китә. Ул китеп озак та үтми, йортны ут ялкыны камап ала. Иң сәере шул - янгын сүндерүчеләр килгәч тә хуҗа йорт эчендә кеше...

2 декабрьдә кичке сәгать 5тә Калмаш авылының Үзәк урамында янгын чыга. 70 яшьлек йорт хуҗасы сүзенә караганда, ул авылдашы белән кәеф-сафа корганнан соң, кунагын өйдә калдырып, каядыр китә. Ул китеп озак та үтми, йортны ут ялкыны камап ала. Иң сәере шул - янгын сүндерүчеләр килгәч тә хуҗа йорт эчендә кеше калганлыгы турында әйтми. Нәтиҗәдә, 80 яшьлек ир-ат янып үлә.

2003 елда бу йортның бер ягы янып, ул чагында да йорт хуҗасының хатыны янып үлгән була.

Бу эш буенча хокук саклау органнары белән берлектә тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итте безгә дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенең район буенча инспекторы И. Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев