Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кышның беренче сынавын үттек

Узган кыш булган гадәттән тыш хәл быел да кабатланды - атна башындагы җылы температура, көчле җил һәм карлы яңгыр электр үткәргеч линияләрне бозга катырды. Боз калынлыгы кайбер урыннарда 15әр миллиметрга җитте. Бу Татарстанның тугыз районын электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр тудырды. Андыйлар исәбендә безнең район да бар. Линияләр өзелүдән һәм...

Муниципаль районнарда электр энергиясе бирүдә өзеклекләр килеп чыгуы турында хәбәр алынганнан соң ТРның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе рәисе Равил Моратов, хөкүмәт йортында утырыш үткәреп, районнар белән элемтәгә керде. Табигать тудырган уңайсызлыкларны мөмкин кадәр тизрәк бетерү бурычы куелды.

Ремонтчылар өзеклекләрне төзәтә торсалар да, табигать үзенекен итте - һава шартлары яңа аварияләр барлыкка китерде. Районда барлыгы 20дән артык авыл утсыз калып зыян күрде. Электр белән тәэмин итү тукталдымы, авылда бит әле аның башнясы да эшләми, шулай булгач суы да бетә, электр белән җылытылучы торак пунктларга җылылык та килми. Аварияләр дүшәмбе көнне кичтән башланды. Ул көнне Тукай электр челтәрләренә Мусабай Завод, Түбән Суыксу, Югары Суыксу, Комсомолец, Ташкичү, Шөкрәле, Күперле авылларында ут сүнү турында хәбәр килә. Авария нәтиҗәсендә 889 торак йорт һәм аларда яшәүче 3230 кеше электр энергиясеннән мәхрүм кала. Зыян күргән линияләр ремонтланып, әлеге торак пунктларның берничәсенә кичтән үк, калганнарына төнлә ут бирелә. Электр энергиясе өзелгән башка авылларда да энергетикларның төзәтү эшләрен озакка сузмыйча оператив эшләүләрен белдерәләр районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе әгъзалары. Чәршәмбе көнне көндезге 14 сәгать 30 минутка утсыз калган авылларның соңгы икесендә - Сәмәкәй белән Күгәштә электр энергиясе тоташтырылды.
Төзекләндерүгә район энергетикларыннан кала, өстәмә рәвештә Яр Чаллы электр челтәреннән бригадалар, шулай ук подряд оешмалары җәлеп ителде. Районда һәрберсе өчәр кешедән торган сигез бригада эшләде. Аларны район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре җылы аш белән тәэмин итеп торды.
Социаль объектларда, мәгариф һәм дәвалау учреждениеләрендә өзеклекләр булмады. "Тукай җылылык һәм газ оешмасы" мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын дизель генераторлары белән тәэмин итеп, җылылык режимын саклады.

Реклама

ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, соңгы тәүлекләрдә республика буенча барлыгы 80ләп торак пункт утсыз калган булган. Чәршәмбе кичке якка аларның барысы да электрга тоташтырылган.

Юлларга килгәндә исә, трассаларны, авыл араларын чистартып, карап торырга тырышабыз, ди "Татавтодор"ның Яр Чаллы филиалы башлыгы Фәрит Якупов. Соңгы көннәрдә бар техникабыз көндез дә, төнлә дә юл чистартуда булды. Таулы урыннарга, борылышларга тәүлегенә 250 тонна комлы-тозлы катнашма сиптерелде, юллар хәзергә чистарды, ди ул. Ләкин кышкы һава торышы үзгәреп торучан, машина йөртүчеләр кагыйдәләрне үтәп хәрәкәт итсеннәр иде, дип кисәтәләр юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X